Илшат Фәрдиев: «Илшат Ганиев белән күршеләр булып яшәдек»

Бүген "Майский" теплицасын 34 ел җитәкләгән Илшат Ганиевка бюст ачу чарасында аның белән бергә эшләгән, дус булып, аралашып яшәгән хезмәттәшләре, дуслары да бар иде. "Сетевая компания" җәмгыятенең генераль директоры Илшат Фәрдиев белән Илшат Ганиевны хезмәттәшлек кенә түгел, ә дуслык җепләре дә бәйләгән булган.

- Илшат Газыймович - безнең өчен яшәү үрнәге булган җитәкче иде. 35 елга якын җитәкчелек итте, шуның 25 елын без янәшә, кулга-кул тотынышып хезмәт иттек. Аның гаиләсе белән таныш булуым белән дә бәхетлемен. Без күршеләр булып яшәдек, яшибез. Руслан да безнең балалар белән бергә күз алдында үсте. Эш мәсьәләсендә дә, шәхси сораулар булганда да килеп туган сорауларны кабыргасы белән куеп эшләде. Ул үзенең соравын хәл итмичә чыгып китмәде. Ул энергетика белән миннән дә яхшырак итеп эшли башлады. Шуңа күрә ул безгә җитәкче буларак та үрнәк", - диде Илшат Фәрдиев дусты, хезмәттәше турында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре