Илшат Ганиевның хатыны Чәчкә Ганиева ирен сагынып искә алды.
- Без бик яхшы яшәдек. Балаларыбыз бәхетле гаиләдә үсте. Илшат бар яктан да килгән, булган кеше иде. Бик яхшы әти, бабай булды. Балалар өчен дә, оныклар өчен дә үлеп торды. Шундый зур эштә эшләсә дә, вакыты булмаса да, балаларга игътибарын бүлеп бирә белде. Аллаһка шөкер, балаларыбыз да йөзгә кызыллык китермәде. Улыбыз Руслан аның эшен дәвам итә. Ул аны бар нәрсәгә өйрәтеп, барысын да аңлатып калдырды.
Ул безгә, гаиләсенә генә түгел, бертуганнарына да әйбәт абый һәм энекәш, әти-әнисенә яхшы ул булды. Киң күңелле, ярдәмчел иде. Урыны Оҗмахта, авыр туфрагы җиңел булсын, - диде Чәчкә ханым.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез