Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче Диаз Фәрхетдинов «ИБ төркеме»ннән китүенең сәбәбе билгеле. Бу хакта ул «Интертат»ка сөйләгән.
– Диаз, озак еллар эшләгәннән соң, сезнең Илсөя Бәдретдинова төркеменнән китүегез билгеле булды. Төп сәбәбе нәрсәдә ? – дигән сорауга ул:
– Менә ничә еллар Илсөя Ядкаревна белән эшләп, әле бер тапкыр да интервью алганнары юк иде. Киткәч кенә кызыксыну барлыкка килде (көлә). Илсөя Бәдретдинова төркеменнән китүемнең сәбәбе гади – мине гастроль тормышы бик нык ардырды. Нәрсәдер булгандыр, аңлашылмаучанлык чыккандыр дип уйласагыз, бик каты ялгышасыз. Илсөя Ядкаревна белән 7 ел хезмәттәшлек иттек. Барысы да яхшы булды, аңлашып эшләдек. Мин әле аның төркемендә эшләүдән тыш, машина йөртүчесе булып та тордым, – дип җавап биргән.
Моннан соң ул үзенә эшләргә җыенуы турында әйткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез