Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бердәм тавыш бирү көнендә республика Рәисе өчен тавыш бирде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министр сүзләренчә, актив гражданлык позициясе республиканың һәм илнең киләчәге өчен мөһим.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре сайлауларда гаиләләре белән катнаша.
Бүген 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак. Участоклар 7:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез