Илнең барлыгы 88 шәһәре мэрын бәяләгәннәр.
Казан мэры Илсур Метшин октябрь-ноябрь айларында мэрларның илкүләм рейтингында беренче урынга чыккан. Рейтинг экспертлардан сораштыру һәм читтән торып анкета төзетү нигезендә әзерләнгән. Барлыгы 88 шәһәр мэры бәяләнгән. Рейтингта Мәскәү мэры Сергей Собянин икенче урынга чыккан. Төмән мэры Максим Афанасьев – өченче, дип хәбәр ителгән Казан мэриясе сайтында.
 Мэрларның илкүләм рейтингын төзүгә төрле өлкәләрдән экспертлар җәлеп ителгән. Бу исә тикшеренү нәтиҗәләрен халык фикеренә якынайту мөмкинлеге биргән. Экспертлар үзләренә юлланган анкеталарда теге яки бу мэрның эшен бәяләгән һәм үзләренең нәтиҗәләрен нигезләгән.
 Экспертлар билгеләп үткәнчә, Казан шәһәре БРИКС саммиты алдыннан бик нык күркәмләнгән. Мэрия шулай ук узган ел сабакларын (Казан урамнары йөри алмастай дәрәҗәдә карга күмелгән чор турында сүз бара) искә алып эшли. Хәзер Илсур Метшин киңәшмәләрдә хезмәтләр җитәкчеләренә, кыш көтмәгәндә генә “килеп җитмәсен” өчен, алдан ук барысын да эшләп куюны таләп итә. Экспертлар өченче башкаланың транспорт ягыннан уңайлы булуын да билгеләгән. Татарстанны Кытай һәм Казахстаннан китерелгән товарлар өчен зур логистика үзәгенә әйләндерү тәкъдимен күздә тотканда, бу кадәресе аеруча мөһим.
 Мэрларның илкүләм рейтингын “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге һәм Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты әзерләгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез