Илүсә Фәләхова: "Кияү белән уртак тел тапмадык"

Мамадыш районының Олыяз авылы кызы Илүсә "Беренче канал"дагы "Давай поженимся" тапшыруында катнашкан.Глеб исемле кияү егет өч кызның берсен сайларга тиеш була.
-Ярый әле мине сайламады. Миңа авылда яшәрлек,эштән курыкмаган ир-ат кирәк.Тапшыру ошады. Биредә танышу мөмкинлеге бирелә, кавышып китәргә дә була,- ди Илүсә.
Блогер кыз бөтен нечкәлекләрен әйтеп бетерми. Әмма тапшыруга барып кайтуына бик шат икәнен яшерми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре