Җимеш агачларында кышларга җыенган корткычларга каршы ничек көрәшергә?

Көз ахырында җимеш агачларында кышларга җыенган корткычларга каршы ничек көрәшергә? «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова шул хакта сөйләде.

– Киләсе сезонда алма-груша агачларын җимеш күбәләге зарарламасын өчен, кара көздә кәүсә-ботакларны корыган кайрыдан чистартырга кирәк. Агачка зыян килмәслек итеп, тупас кыргыч белән эшлибез. Ярык, куышлардагы корт личинкаларын кул белән җыеп алабыз.

Агач-куаклар кәүсәсенең аскы өлешендә ефәк күбәләге личинкаларын игътибар белән барлап, корткычларны иске аш кашыгы белән кырып, чиләккә җыябыз. Шуннан соң аларны яндыру яки 50 см тирәнлеккә туфракка күмеп кую хәерле. Корткычларны мазут, яраксызга әйләнгән машина мае сылап юкка чыгарырга да була. Ләкин җимеш агачлары, яшь агач-куакларга нефть продуктлары сыламыйлар, юкса кайрыга зыян килергә мөмкин.

Чистартканнан соң ботакларны агарту сорала. Агач кайрысы тукымаларын язын кояшның яндыргыч нурларыннан саклаячак бу. Агарту өчен сүндерелгән известька (10 л суга 2–3 кг) 1–2 кг кызыл балчык өстәп, катнашма ясыйлар. Известь (2–3 кг) белән бакыр купоросыннан (0,5 кг) катнашма ясап, кәүсәне шуның белән дә агартырга мөмкин.

Бакчага песнәкләрне һәм корткычлар белән тукланучы башка канатлы дусларны җәлеп итү өчен, кош оялары ясап урнаштыру да әйбәт булыр. Песнәкләргә ояны көздән үк элеп куялар. Кыш дәвамында аларны көнбагыш, икмәк кисәкләре, ашлык белән сыйлыйлар.

Шул ук вакытта яшь агач кәүсәләрен суыктан, тычкан ише кимерүчеләрдән саклау өчен башта капчык тукымасы, аннан рубероид белән чорнап куялар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре