Җәен йорт-җирне карау-төзекләндерү эшләре җанланып китә. Өй эчен яңартканнан соң тәрәзәләрнең челтәр-пәрдәләрен дә алыштырасы килә. Театр кием элгеченнән башланган шикелле, челтәрдән башка хәтта бик бай өй дә койрыксыз тавык кебек күренә. Белгеч-дизайнерлар фикеренә таянып, челтәр сайлау серләрен искә төшереп үтәбез.
Тукымасы
Табигый. Күзгә күренеп югала бара торган матурлык. Белгечләр табигый тукымадан тегелгән тюльне шулай дип атый. Беренчедән, ефәк һәм киҗе-мамык утыра. Шуңа күрә кимендә 15 см запас белән алырга кирәк. Икенчедән, мондый челтәрнең бизәге, әйтик, зәңгәрдән бик җиңел генә яшелгә әйләнеп калырга мөмкин. Табигый тукымада буяуны кимрәк кулланалар. Шуңа күрә төсе тизрәк уңа.
Синтетика. Мондый тукыманың төсе озак саклана. Әмма кимчелекләре дә бар. Мәсәлән, вискоза, йомшак булу сәбәпле, берникадәр вакыттан соң, сузылып, ямьсезләнергә мөмкин. Шуңа күрә челтәр тукымасы составында аның өлеше 20 проценттан артмый. Калганы – полиэфир җепселләр, әйтик, полиэстер. Тюль бары тик полиэстердан гына да торырга мөмкин. Белгечләр мондыен, иң яхшысы, дип саный. Ник дигәндә, бөгәрләнми дә, сузылмый, утырмый һәм саргаймый да.
Төре
Челтәр-сетка. Җиңел һәм үтә күренмәле булуы нәтиҗәсендә хуҗабикәләрнең күңелен яулаган матурлык бу. Эре яки вак күзәнәкле, төрле төстә, төрле бизәкле булырга, ялтыравык, мәрҗән кебек әйберләр белән бизәлергә мөмкин. Әнә шулай матур итеп бизәлгәнен зал тәрәзәсенә дә элеп куярга була. Ләкин сетка бик тиз тузан җыя.
Органза. Табигый материал – ефәк белән синтетик җепселләрдән торган юка һәм купшы тукыма. Мондый пәрдә тиз тузмый, тузан җыймый, җиңел юыла. Көне буе кояш «күз»ендәге тәрәзәдә эленеп торса да, уңмый. Әмма тыгызрак үрелгәне һаваны начар үткәрә. Шуңа күрә бүлмәдәге температура һәм дымлылыкка тискәре тәэсир итәргә мөмкин.
Вуаль. Элек-электән килгән, модасы чыкмый торган тукыма. Хәзер алар ак кына түгел, төрле төсләрдә, төрле бизәкләр белән чыгарыла. Соңгы вакытларда микровуаль дигәне хуҗабикләр күңелен аеруча нык яулый башлады. Гадәти вуальгә караганда затлырак, яктылыкны күбрәк үткәрә һәм органза кебек нык.
Ничек сайларга?
Тәрәзәләре төньякка яки көнчыгышка карап торган бүлмәдә караңгырак була. Мондый очракта ачык төстәге юка, үтә күренмәле пәрдәгә өстенлек бирергә кирәк. Ә менә көньякка карап торганы өчен караңгырак төстәге калынрак челтәр кулай. Эре бизәклесе дә зыян итмәячәк.
Төсенә килгәндә, белгечләр күк һәм әфлисун төсендәге челтәрнең тиз уңуы турында кисәтә. Иң чыдамы – яшел һәм сары төстәгесе. Мондый тюль тәрәзәгә кимендә 5 ел буе купшылык биреп торачак.
Бу тукыма беренче тапкыр Франциянең Тюль шәһәрендә пәйда булган. Исеме дә шуннан алынган. Шәһәр тукучыларына бер ягыннан барысы да бик әйбәт күренеп торган, икенче ягыннан шәүләне генә абайларга мөмкин булган тукыма эшләү таләбе куелган. Алар аны кыска гына вакыт эчендә үтәгән дә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез