Газетага язылу

Инфаркт һәм инсульт куркынычы иртәнге сәгатьләрдә аеруча югары була

Йокыдан уянганнан соң беренче сәгатьләрдә йөрәк-кан тамырлары системасына йөкләнеш арта. Гарвард медицина мәктәбе табибы, гастроэнтеролог Триша Пашрича The Washington Post басмасына сөйләгәнчә, иртәнге 6дан 9га кадәр инсульт куркынычы 72 процентка, ә инфаркт ихтималы 40 процентка арта.

Табиб моны организмда уяну белән бәйле гормональ үзгәрешләр башлануы белән аңлата. Йокы һәм уяну режимын көйләүче мелатонин бүленеп чыгу кими, ә кортизол дәрәҗәсе күтәрелә. Шул ук вакытта кан басымы арта, тромбоцитларның бер-берсенә ябышу сәләте көчәя, кан оешуына комачаулый торган аксым концентрациясе күтәрелә.

«Бу процессларның бергә баруы кан тамырларында тромблар барлыкка килү өчен шартлар тудырырга һәм йөрәк-кан тамырлары системасына йөкләнешне арттырырга мөмкин», – дип кисәтә Триша Пашрича.

Аеруча кан басымы югары булган кешеләргә иртәнге күрсәткечләренә игътибарлы булырга кирәк.

Шул ук вакытта иртәнге сәгатьләрдә куркынычның артуы инфаркт яки инсульт нәкъ шул вакытта булачак дигән сүз түгел. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә табиб дару эчкәнче кан басымын үлчәргә киңәш итә. Бу күрсәткечләрнең ничек үзгәрүен һәм билгеләнгән дәвалауның нәтиҗәлелеген күзәтергә ярдәм итә.

Табиб даруларны вакытында эчүнең мөһимлеген дә искәртә. Аларны калдыру яки кабул итү вакытын үз белдегең белән кичкә күчерү ярамый. Иң мөһиме – табиб билгеләгән дәвалау тәртибен төгәл үтәү.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре