Россиядә акча эшләүгә корылган интернет--уеннар рәвешендәге финанс пирамидалары саны арткан. Агымдагы икътисадый вазгыятькә һәм кешеләрнең өстәмә акча эшләү теләгенә бәйле бу, дип хәбәр итә “Известия”, Үзәк банк хәбәренә таянып.
Мондый уеннарның төп үзенчәлеге – ярыш рәвешендә булмавы. Беренче яртыеллыкта финанс пирамидаларыннан гына китерелгән зыян 5-6 миллион долларга җитәргә мөмкин, ди Үзәк банк белгечләре.
Онлайн-уеннарның 22 проценттан артыграгы “акчаңны түлә дә от” дигән булып, җиңел генә акча эшләүне вәгъдә итә.
Үзәк банк хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, мошенниклыкка корылган интернет-проектларның 98 проценттан күбрәге социаль челтәрләрдә актив төстә таратылганнан соң чама белән өч-биш көн эчендә ачыклана. Хәзер мондый пирамидаларның “гомере” бик кыска һәм анда катнашуга акчаны да күп таләп итү мөмкинлеге юк.
Бүгенгә шундый 100гә якын уен барлыгы мәгълүм. Мошенниклар, компьютер уенында – бизнес-симуляторда катнашып, тиз генә акча эшләү мөмкинлеге тәкъдим итәләр. Имештер, 2-5 мең сум акча салсаң, күп итеп акча эшләргә мөмкин. Әмма бу – ялган, дип кисәтә белгечләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез