Мәскәдә инвалид арбасындагы кеше метро поезды астына килеп төшкән. Бу хакта MK.RU хәбәр итә.
Видеодан күренгәнчә, бу хәл кичә кичен Арбат – Покровская юнәлешенең “Курская” станциясендә килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 33 яшьлек ир-ат, коляскасы тормозына вакытында басмавы сәбәпле, үзен озатып йөрүче кызның күз алдында перроннан поезд астына егылып төшкән.
Бәхеткә, ул исән калган. Аягы җәрәхәтләнү сәбәпле, хастаханәгә озатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез