Йокы – адәм баласын гомер буе озата барган халәтләрнең берсе. Табиблар аның сәламәтлек өчен файдасы зур булуын әйтә. Чамасын белсәң, билгеле. Йокы туймау да, артык озак йоклау да куркыныч, ди алар. Йокы турында без тагын ниләр белеп торырга тиеш? Йокыга бәйле иң киң таралган фикерләрнең кайсы дөрес, кайсы уйдырма?
Табиб-невролог, цефалголог, Россиянең сомнологлар җәмгыяте әгъзасы Кадрия Вәлиева шул сорауларыбызга ачыклык кертте.
- Йокы туймау шикәр чире китереп чыгара. Бу чынлап та шулай. Йокы туймау аркасында вегетатив нерв системасына зыян килә, организмдагы стресс гормоны – кортизол дәрәҗәсе арта. Бу, үз чиратында, кан басымы күтәрелүгә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына, икенче типтагы шикәр чиренә китерә. Моннан тыш йокысы туймаган кеше игътибарсызга әйләнә, аның хәтере начарлана. Йокы туймау иммунитетка да бәрә. Әмма ашагандагы кебек үк, йоклаганда да чама хисен югалтырга ярамый. Артык озак йоклау да организмга файдага түгел.
- Йокың туймаса, тазарасың. Йокы җитмәү, дөрестән дә, гәүдә авырлыгын арттыра. Кеше туйганчы йокламаса, организмда ачлык һәм туклык өчен җаваплы гормоннар эшчәнлеге бозыла: ачлык гормоны (грелин) арта, лептин (туклык гормоны), киресенчә, кими. Шул рәвешле аппетит арта, кеше составында углевод күп булган ризыкларга тартыла башлый, ахыр чиктә артык килолар пәйда була. Хроник йокы туймау аркасында матдәләр алмашы да начарлана.
- Корсакка ятып йокларга ярамый. Әйе, корсакка ятып йоклаганда умыртка баганасының муен өлешенә көч килә. Нәтиҗәдә кешенең муены авырта, кан әйләнеше бозыла. Корсакка ятып йокларга яраткан кешенең умыртка баганасы кәкрәергә, аркасы авыртырга мөмкин. Шуңа күрә аркага яки янга ятып йоклау хәерлерәк.
- Көндез йоклау куркыныч. Көндез черем итеп алу гадәте чир билгесе булырга мөмкин. Аерым алганда, йоклаганда билгеле бер вакыт дәвамында сулыш алмыйча торучы (апноэ) кешеләр еш кына көндез дә черем итәргә ярата. Апноэ – бик мәкерле чир. Ул Җир шарында яшәүчеләрнең яртысында диярлек күзәтелә. Көндез черем итеп алу гадәте кешедә нарколепсия башлану турында да кисәтергә мөмкин. Әлеге неврологик тайпылыш вакытында кеше көндез гел йокымсырап йөри.
Йокыны яхшырту өчен
– Көн саен бер үк вакытта йокларга ятып, бер үк вакытта торыгыз.
– Йокларга 4–6 сәгать кала кофеин һәм никотиннан баш тартыгыз.
– Йокларга бер сәгать кала гаджетларны да читкә алып кую хәерле. Алар йокы гормоны (мелатонин) бүленеп чыгуга комачаулый.
– Йоклар алдыннан бүлмә яхшылап җилләтелгән, анда тынычлык урнашкан булырга тиеш.
– Йоклар алдыннан физик күнегүләр ясарга да киңәш ителми.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез