Газетага язылу

Йокың татлы булсын өчен...

Кемгәдер җитми, кемгәдер артыгы белән эләгә ул. Сүзебез – йокы турында. Баксаң, кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап уздыра икән. Йокы бик күп төрле авыруларны булдырмый калырга ярдәм итә, иммунитетны ныгыта. Татлы йокы сере нидә?

Йокың татлы булсын өчен...
ru.freepik.ru

КФУ Университет клиникасының табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова белән шул хакта сөйләштек.

– Ни өчен кеше көненә кимендә сигез сәгать йокларга тиеш?

– Сигез сәгать – уртача алынган сан ул. Чынлыкта, һәр кеше индивидуаль булган кебек, аңа кирәкле йокы сәгате дә аерыла. Берәүнең 4–5 сәгать йоклап та йокысы туярга, икенче берәүгә моның өчен 10–12 сәгать кирәк булырга мөмкин. Икесе дә норма санала. Иң мөһиме – кеше, йоклап торгач, үзен яхшы хис итәргә тиеш.

– Моның өчен бер вакытта йокларга ятып, бер вакытта уяну мәҗбүриме?

– Безнең организм сәгать кебек эшли. Менә шул төгәллек югалмасын өчен, дөрестән дә, бер вакытта йокларга ятып, бер вакытта уянырга кирәк. Билгеле бер төр гормоннар – төнлә, икенче берләре – иртән, тагын бер ише көндез бүленеп чыга. Моның өчен организмның биологик сәгатьләре дөрес эшләргә тиеш. Кешенең сәгать ничәдә йокларга ятуыннан бигрәк, аның моны ни дәрәҗәдә даими эшләве мөһимрәк. Әйтик, кеше иртәнге өчтә дә йокларга ятарга мөмкин. Әмма организмга зыяны килмәсен, ул шушы гормоннар бүленешен җайлап бетерсен өчен, кеше көн саен иртәнге өчтә ятарга тиеш.

– Йокы туймау нәрсәсе белән куркыныч?

– Йоклаганда организмның бөтен функцияләре торгызыла, мускулларыбыз көч туплый, баш мие исә көн дәвамында җыйган кирәкле мәгълүмат-белемнәрне ныгыта, кирәкмәгәненнән арына. Йоклаганда организмның яшәеше өчен кирәкле гормоннар да бүленеп чыга. Кешенең йокысы туймаса, бу процесслар булмыйча кала дигән сүз. Шул рәвешле кешенең иммун системасы какшый, ялкынсынуга бәйле авырулар көчәя. Хәлсезлектән интегә, аягүрә йоклап йөри, баш авыртудан, хәтерсезлектән зарлана башлый. Тәүлек дәвамында тиешенчә йокламаган кеше йөрәк-кан тамыры, яман шеш авыруларына да тизрәк бирешә.

– Чамадан тыш озак йоклау зыянлымы?

– Артык озак йоклау зыянлы, билгеле. Әмма монда иң элек кешенең ни сәбәпле шулай озак йоклавын ачыкларга кирәк. Кеше алдагы көндә тәүлек буе йокламыйча, хәзер шул рәвешле йокысын туйдыра икән, монда шикләнергә җирлек юк. Әмма сау-сәламәт кеше тик торганда кирәгеннән артык йоклый алмый. Йоклаганда бер мизгелгә сулышы тукталып алудан (апноэ) интеккән кешеләр еш кына озак йоклый. Бу аңлашыла да. Сулыш туктап торган саен баш мие уянырга мәҗбүр була. Шул рәвешле кешенең хәтта 12 сәгать йокласа да, йокысы туймаячак. Рульдә барганда йокыга китү очраклары да нәкъ менә апноэдан интегүчеләр арасында күбрәк очрый.

– Нинди билгеләр күзәтелгәндә кичекмәстән сомнологка мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Кеше өч ай дәвамында йокысызлыктан тилмерсә, бер уянгач йокыга китә алмыйча ятса һәм бу күренешләр атнага бер-ике мәртәбә кабатланса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Озаккарак сузылган саен, йокыга бәйле проблемаларны хәл итү дә кыенрак.

– Йокыңның татлы булуы нәрсә ашавыңа бәйлеме?

– Йоклар алдыннан авыр эшкәртелә торган ризыклар ашарга ярамый. Организм моның өчен бик күп көч сарыф итә. Аларның эшчәнлеген исә баш мие контрольдә тота. Организмда мондый зур эшләр кайнаганда ничек йокыга китеп булсын ди?! Йоклаган очракта да ул сыйфатлы булмаячак. Шуңа күрә йокларга 3–4 сәгать кала ашарга кирәк. Каһвәгә бәйлелеге көчле булган кешеләргә йокларга алты-сигез сәгать кала бу эчемлекне кулланмаска киңәш итәр идем. Йоклар алдыннан чәй эчәргә, шоколад ашарга да киңәш ителми.

Йокысызлыктан интекмәс өчен

– Көндәлек тормышыбызда стресслардан котылып булмый. Әмма без аларны дөрес итеп кабул итәргә өйрәнә алабыз. Моңа төшенгән кешене йокысызлык борчымаячак.

– Йокы режимын җайга салырга онытмагыз. Кеше көн саен бер үк вакытта йокларга ятып, бер үк вакытта торырга тиеш.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре