Йортларын яшен сукканнан соң, 19 яшьлек егет СВОга китәргә булган

Ул “Батыр” батальонында хезмәт итәчәк.

Аны озату өчен хәрби комиссариат янында әти-әниләре, туганнары, дуслары җыелды, дип яза menzela.ru басмасы.

Илья Минзәлә шәһәрендә туып үскән. Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Гордов исемендәге кадетлар интернат-мәктәбен тәмамлаган.
Егет инде күптән контрактка кул куярга карар иткән. Аның чакырылыш буенча хезмәт итү тәҗрибәсе бар. Бер ел буе Абхазиянең Гудаута шәһәрендә хәрби бурычын үтәгән. Җиңүгә үзеннән өлеш кертү һәм гаиләсенең матди хәлен яхшырту өчен контракт буенча хезмәт итәргә уйлаган.

– Бер ай элек гаиләбез бик авыр хәлдә калды. Төнлә яшен сугудан янгын чыгып, йортыбыз, каралты-кура, мунчабыз– барысы да янды. Контракт буенча хезмәт итәргә китүемнең бер сәбәбе – әти-әниемә йортны ничек тә торгызуга ярдәм итү. Әнием башта мине ишетергә дә теләмәде, әмма соңыннан күнде инде, – дигән Илья газета хәбәрчесенә.
Әти-әнисе уллары өчен борчылса да, аның белән горурлана.

– Шундый җаваплы, мөһим карарга килгәнсең икән, намус белән хезмәт ит, дидем. Ә без аны өебездә җиңеп кайтуын көтәбез ,– ди Русланның әтисе.
– Улым – илебезнең патриоты. Аннан бары тик үзен саклавын гына сорыйм. Безгә көтәргә һәм хәер-догада булырга гына кала. Әниләрнең өмете, ышанычы, мәхәббәте геройларыбызга, хәрби хезмәтнең барлык кыенлыкларын җиңеп, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларына ярдәм итәчәк, – дигән фикердә Русланның әнисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре