Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 1 сентябрьдән сәрхушлеккә медицина тикшерүе үткәрү тәртибен үзгәртергә ниятли. Бу хакта “РИА Новости” Хөкүмәтнең норматив документлар порталындагы мәгълүматларга таянып яза.
Министрлыкның боерыгы проекты хәмердән исерүчеләргә, башкача исерүчеләргә медицина тикшерүләре уздыру, шулай ук ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгәндә тиешле белешмәләр тутыру тәртибен үзгәртүне күздә тота. Мәсәлән, юлда авариягә юлыгучыларга, наркотиклардан, агулы матдәләр яки психотроп препаратлардан исерүчеләргә ашыгыч ярдәм күрсәткәндә, кан һәм сидек алу карала. Биоматериаллар, кирәге чыгу ихтималын күздә тотып, бер атна эчендә сакланылачак.
Моннан тыш документта медицина тикшерүенә ихтыяри ризалык бирү, медицина тикшерүеннән баш тарту турында бәяләмә чыгару мәсьәләләренә өстәмә рәвештә ачыклык кертелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез