Республика игенчеләре 2 млн тоннага якын ашлык җыеп алды. Уңыш сөендерә: гектарыннан уртача 42,8 центнер чыга. Кайбер районнар урып-җыю эшләренең яртысын башкарырга өлгерде. Һава торышы ашыктыра, игенчеләрнең дә чын мәгънәсендә ипиле чоры. Рәхәте янында авырлыгы җитәрлек. Тәмен аңлар өчен, тир түгәргә кирәк. Арча районы кырларында чыгып, эшләреннән бик аермаска тырышып, игенчеләр белән аралашып кайттык.
Яратып эшләү
«Курса МТС» хуҗалыгы – үсемлекчелектә иң алдынгы хуҗалыкларның берсе. 4400 гектар җирдә арыш, арпа, бодай, борчак, рапс, кукуруз үстерәләр. Орлыкчылык белән ныклап торып һәм уңышлы шөгыльләнәләр. Әйтик, 2023 елда Татарстанның орлыкчылык белән шөгыльләнә торган хуҗалыклары арасында беренчелеккә чыкканнар. Терлекчелектә дә сынатмыйлар. 2000 баш мөгезле эре терлекләре бар.
Кайсы гына басуга тукталсак та, эш гөрли иде ул көнне. Шулай булмыйни, бер-ике көннән яңгыр вәгъдә итәләр, аңарчы кояшлы һава торышының бер генә сәгатен дә әрәм итмәскә кирәк. Рәт-рәт тезелгән кыр корабларының киң, сап-сары иген басуларын иңләп-буйлап йөрүләрен күрү күңелгә әйтеп-аңлатып булмаслык рәхәтлек бирә.
Баш агроном Рәсим Хәбибуллин хуҗалыкта җиденче елын эшли. Күренеп һәм сизелеп тора: үз эшен бик яратып һәм белеп башкара. Җитәкчеләре дә безне: «Кырларга мин түгел, агроном хуҗа. Ул сөйләсен», – дип озатып калды.
– Мәктәптә укыганда ук, әти белән бергә комбайннан төшмәдем. Казан дәүләт аграр университетын тәмамлагач, Рәүф абый: «Басуларның барысын да яхшы беләсең. Әйдә, бергә эшлик», – дип тәкъдим итте. Шуннан бирле сынаткан булмады. Авылны яратам, беркая да китәсем килми. Авыл хуҗалыгы – кечкенә чактан ук минем каныма сеңгән, яратып сайлап алган тармагым. Аңа мәхәббәт әтинең комбайны кабинасында, тимер-томыр арасында тугандыр инде. Төп йортта әби-бабай, әти-әни һәм минем гаиләм белән торабыз, – дип, үзе белән таныштырып алды башта Рәсим.
Иң элек без Сарай Чокырча авылыннан ерак булмаган арпа кырына тукталдык. Агроном быел урып-җыюга 24 июльдә чыгуларын әйтте. Нәкъ узган елдагы шикелле. Әлегә көзге арыш, борчак басуларын суктырып, язгы арпага төшкәннәр. Шулай итеп, урып-җыюның яртысы төгәлләнгән дә.
– Уңышның уртача күләме – 46 центнер. Төрле басулар бар. Быел һава торышы уңай торгач, икмәккә бик яхшы булачак, дип фаразлаган идек. Тик һәр елның үз җиңеллеге белән авырлыгы да бар. Әйтик, быел туфракта дым күп булганлыктан, чүп үләннәр, бөҗәкләр бик борчыды. Аннан соң игеннәрнең икенче каты тишелеп килә, өлгергәнен алырга уңайсызрак, – диде Рәсим.
Хуҗалыкта барлыгы җиде комбайн эшли. Без барганында икәү иде.
– Бездә эшләүче комбайнчылар барысы да – бик төпле, тырыш егетләр. Ел саен алышыну юк, эштә анысы да бик мөһим, – дип, хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов та мактап алды үзләрен.
Рәсимнең әтисе Радик абый да – иң тәҗрибәле механизаторларның берсе. Быел ул 22 нче урагына төшкән. Авыл хуҗалыгында исә – мәктәпне тәмамлаганнан бирле. Язын, көзен – машина йөртүче, җәен – кыр корабында.
– Урып-җыюда кичергән хисләрне әйтеп-аңлатып бетереп булмый аны. Бөтенләй башка кичерешләр. Язын да рәхәт, анда да үзгә бер тойгы. Улыма да шушы халәтем йоккандыр, дим. Калыгыз, шунда укыгыз, димәдек, калгач сөендек. Балалар әти-әни янында булгач, рәхәт инде, – диде Радик абый.
Аның фикеренчә, һәркем күңеле кушканча эшләсә һәм яшәсә яхшы.
– Уңыш бик яхшы булса, комбайн ватылмаса, бункеры тулып торса, игенче өчен иң зур сөенеч шул. Быел уңыштан зарланып булмый. Комбайннар 2013 елгы, ватылган чаклары да була. Хезмәт хакларын вакытында биреп баралар, шуңа күрә сүз әйтеп булмый. Малларыбызга ашлыгын, саламын, печәнен кайтарып бирәләр. Хуҗалык хатын-кызлар өстендә инде. Алар да арып китә торгандыр, без иртә таңнан чыгып китәбез дә төнлә генә кайтып керәбез бит. Балалар белән бергә яшәү күңелле инде. Онык үзе генә дә ни тора! Эштән кайтканда каршы ала, елмая-көлә, барыбызга да җитә. Тәпи китте, теле ачыла башлады менә, «бабай» дип әйтә. Рәхәт бит инде! – дип шатланып сөйләде Радик Хәбибуллин.
Җан рәхәте
«Ул кырларда укытучы эшли», – дигәч, бик үк аңлап та бетермәгән идем. Баксаң, Марсель Минһаҗев мәктәптә физкультура укыта икән, ә җәен уракка чыга. 23 ел шулай мәктәп белән кыр арасында йөри.
– Миңа башка укытучыларныкы кебек җәйге ял тәтеми. Аның каравы уку сезонында беткән нервларны кырда тынычландырам. Монда җан рәхәте, – дип көлеп җибәрде укытучы-комбайнчы. – Маллар асрагач, җәй буена өйдә ятасы килми. Үзебезгә дә файдалы, хуҗалыкка да ярдәмем тия. Иң мөһиме: комбайннар ватылмасын да, гаиләдә тынычлык, үзебез һәм балалар исән-сау булсыннар. Ашлык яхшы чыкса, техника ватылмаса, көннәр матур торса, комбайнчыга шунысы кадерле. Быел уңыш шәп, эшләү дә күңелле. Арыта, билгеле. Тик тырышып эшләгәч, әҗерен дә күрәбез.
Берочтан «Кырлай» агрофирмасының Чиканас авылы тирәсендәге кырларны да урап уздык. Әлеге басуда кырны алты комбайн иңли иде. Шуларның өчесендә – яшьләр. Егетләрнең арыш суктырган вакытларына туры килдек. Салават Кәбиров авыл хуҗалыгында 2012 елдан бирле эшли. Ике ел элек комбайнга утырган.
– Быел уңыш яхшы, узган ел белән чагыштырганда күбрәк чыга. Әлегә 6 мең тонна тирәсе ашлык суктырдым. Алга таба да тырышасы иде инде. Мин – авылда туып үскән егет. Шуңа күрә аны калдырып чыгып китү турында уйлаганым да булмады. Авылда рәхәт бит, барысы да бар. Әти дә гомер буе хуҗалыкта шофер булып эшләде. Хатыным, улым бар. Хуҗалыгыбызда маллар асрыйбыз. Язын үзебез чәчәбез, көзен җыеп алабыз. Түләү әйбәт, вакытында бирәләр. Авыл кешесе өчен яхшы гына акча эшләп калу чоры да инде бу, – диде Салават.
Сүз уңаеннан, Арча районында механизаторларга хөрмәт зурдан. Урып-җыю тәмамланганнан соң, иң күп иген җыйган комбайнчыга – 100 мең, икенче урынга – 70 мең, өченче урынга 50 мең сум премия биреләчәк. Егәрлекләренә карап, комбайннар 3 төркемгә бүленә. Һәркайсында шулай өч урын билгеләнелә. Алдынгы машина йөртүчеләрне дә шундый ук күләмдә премия көтә.
Ындыр табагы
Кырдан ашлык ындыр табагына кайта. Көненә 450–460 тонна кайткан ашлыкны чистартып, киптереп, күпчелеген саклауга салалар, калганын сатуга җибәрәләр. Түбән Курса авылындагы тау-тау булып ашлык өелгән ындыр табагында аның хуҗасы Фәнзия апа Сабирҗанова каршы алды.
– Ындыр табагы – авылның йөрәге ул, – диде мөдир. – Мин озак еллар ындыр табагында эшлим. Төрле чаклар булды. Мул уңыш кайткан вакытлар да, корылык еллары да. Быел да үз авырлыгы бар. Яңгырлар күп яуды, дымлы булды, шуңа күрә барысын да киптереп өлгерергә кирәк. Аннан соң ашлыкның икенче каты тишелеп чыкты, яшеллеге күп. Ындыр табагында эшләү – зур җаваплылык та ул.
Эшләреннән бүлдергәнгә күңелдән шелтәләп тә алучылары булгандыр бәлки, тик безнең белән аралашканда йөзләрен чыту түгел, авызларыннан бер моң-зар чыгаручысы да булмады. Киресенчә, эшләрен шулкадәр яратып, хезмәтләреннән канәгать булып сөйләде алар. Монда авыл халкының тырышлыгы да, хезмәтенә тугрылыгы да, «башкалардан калышмыйм» дигән күңел җилкенүе дә, азарты да – барысы да бар иде. «Чын хезмәт кешеләре шундый буладыр инде ул», – дип кайттык без ул көнне сәфәрдән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм (милли) проекты тормышка ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!





Фикер өстәү
Фикерегез