Ульяновск өлкәсендә билгесез кеше Вешкайма бистәсендә урнашкан «Рябинка» балалар бакчасында атыш оештырган, дип хәбәр итә "Kazan first".
Җинаятьче балалар бакчасына «Иж-27» мылтыгы белән тыныч сәгать вакыты - балалар йоклаганда килгән. Учреждениедә сакчы булмаган. Ул ишектән кергәч тә идән юучы хезмәткәрне Ольга Митрофановага ата һәм яралый.
Аннары ул икенче катка күтәрелеп, тәрбияче ярдәмчесе Елена Карпованы, тагын бер хезмәткәрне, 5 яшьлек малайны һәм 6 яшьлек кызны атып үтерә, шуннан соң үз-үзенә кул сала.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 68 яшьлек атучы - Александр Дронин. Корал аның исеменә теркәлгән.
Урында полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез