Газетага язылу

Җир тетри, елгалар саега

Америка федераль хөкүмәтенең бурыч процентларын түләү өчен чыгымнары еллыкка күчереп исәпләгәндә 90 миллиард долларга үсеп, финанс елының беренче ун аенда 932 миллиардка җитте. Исегезгә төшерәбез: АКШта финанс елы 1 октябрьдән башлана. Бу көн саен процентлар түләү өчен генә дә 3,1 миллиард доллар акча тотарга кирәклекне аңлата. Сан 2020 һәм 2021 елгы күрсәткечләрне өч тапкыр узып китә. Ел ахырына процентлар түләү өчен 1,1 триллион доллар кирәк булыр, диләр. Ягъни эчке тулай продуктның 3,2 проценты күләмендә акча таләп ителәчәк. Ассызыклыйк: шуның кадәр акча түләгәч, бурыч кимеми, шул килеш кала. 1991 елда АКШ шундый авыр хәлдә калган. Быелгы вазгыять ул чактагы рекордны узып китә. 1991 ел кризисын Вашингтонда СССР таркалу сәбәпле җиңделәр. СССР байлыклары аларга гигант дивидендлар бирде.

 

Быелгы кризисны Трампның ничек җиңәргә омтылганын күреп торабыз. Ачыктан-ачык талау һәм сугыш юлы сайланды. Венесуэла алтынын һәм нефтен талау аз булыша, чөнки масштаблар кечкенә. Иран тирәсендә ызгыш тискәре нәтиҗәләргә китерә. Фарсы култыгы конфликты угеводородларга бәяләр үсү, азык-төлек һәм башка товарларга бәя күтәрелү, ягулык дефициты кебек аяныч хәлләргә этә.

 

Вазгыять табигый катастрофалар, Көнбатыштагы аномаль эсселек белән катлаулана. Бу җәйдә генә дә куәтле һәм җимергеч җир тетрәүләрнең тулы бер сериясе күзәтелде. Венесуэладагы зур корбаннарга китергән җир тетрәү онытылып бетмәде, Колумбиядә 10 августта магнитудасы 7,4 баллга җиткән селкенү зур югалтуларга китерде. 15 августта Индонезиядә куәтле җир тетрәү җимергеч тәэсир ясады. Июнь аенда гына Филиппинда 7,8 баллык җир тетрәү булып узган иде.

 

Көнбатыш Европада аномаль эсселек һәм корылык энергетик кризисны көчәйтә. Бер яктан кондиционерлар энергиягә ихтыяҗны көчәйтсә, икенче яктан елгалар саегу нәтиҗәсендә энергия җитештерү кими. Бер Чехиядә генә дә кече гидроэлектростанциянең 90 проценты туктады. Бу – 1200 дән артык кече ГЭС дигән сүз. Атом электростанцияләре дә җитештерүне киметә. Румыниянең «Чернаводэ» АЭСы һәм Венгиянең «Пакш» АЭСы җитештерүне киметергә мәҗбүр булдылар. Франциядә дә шундый ук хәл күзәтелә. Елгалар саегу сәбәпле, атом станцияләрен суытырга су җитми.

 

Европа илләрендә ашлык уңышы тулысынча югалтылган төбәкләр саны арта. Германиянең Фермерлар союзы илнең көньяк төбәкләрендә шундый югалтулар турында әйтә.

Америка банкы JPMorgan, планетада ашлама җитмәү сәбәпле, болай да глобаль азык-төлек кризисы янавын әйтә иде. Кризис өстенә кризис өелгән мондый кискен вазгыять беренче тапкыр күзәтелә.

                                     

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре