Якынлашып килә торган тиңсез финанс давылын да бары тик белгеч-аналитиклар гына күрә. Америка икътисадчысы, финанс аналитигы Питер Шифф – 2007–2008 елларда күчемсез милек базары җимереләчәген алдан әйткән инвестор – АКШның финанс, доллар һәм дәүләт бурычы кризисы чигендә торуын, икътисадның күпчелек кеше аңлаганнан да күпкә катлаулырак хәлдә булуын әйтә. Федераль хөкүмәт болай да облигацияләрнең процентларын түләүдә кыенлыклар кичерә. Шундый хәлдә АКШның 30 еллык казначылык облигацияләренең керемлелеге 5,31 проценттан артып, соңгы 19 елдагы иң югары дәрәҗәгә җитте. Илнең дәүләт бурычы Конгрессның Бюджет идарәсе фараз иткәннән күпкә тизрәк үсә. Хәл бер Америкада гына түгел, Япониядә, Германиядә, Франциядә – глобаль капитализмның әйдәп бара торган державаларында берьюлы катлаулана.
Американнар өчен котылуның бер генә юлы бар: углеводород державаларын тезләндереп, аларның байлыкларын тартып алу. Фарсы култыгындагы сугыш нәкъ менә шул максат белән башланды да инде. Якын Көнчыгыш спектакле Трамп администрациясе язган сценарий белән бармый ләкин. Иран каты чикләвек булып чыкты. Көнбатышта фарсыларның ракета потенциалын гаҗәп зур тизлектә торгызуларына шаккаталар. Ә менә дөньядагы барлык илләрнең дә хәрби бюджетларын бергә кушканнан да зуррак оборона бюджетына ия булган америкалылар һава һөҗүменә каршы кулланыла торган ракеталары санын да торгыза алмый. Нәтиҗәдә инициативаны Тәһран үз кулына ала. Reuters агентлыгы иранлыларның Пакыстан һәм Катар аша америкалыларга хәлиткеч ультиматум юллауларын әйтә: Трамп командасы диңгез блокадасын туктатып, җитди сөйләшүләр өстәле янына утырмаса, Тәһран оборона стратегиясеннән тулы һөҗүм сәясәтенә күчәчәк. Вашингтонга берничә атна вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә элекке меморандум кысасына кайтмасалар, Иран бар төбәктә хәлләрне кискенләштерәчәк.
Төбәктә хәл болай да катлаулы. Йәмән–Согуд Гарәбстаны күчәрендә сугыш хәрәкәтләре киңәя. Башкаласы Санада булган хөсиләр хөкүмәте Әл-Муха ярлары тирәсендә Согуд Гарәбстанының хәрби-десант корабына һәм аны озатып барган дүрт корабка һөҗүм итүләрен белдерде. Белдерүдә әйтелгәнчә, десант корабына ут капкан, ә аны озатып барган берничә кораб батырылган яки шартлатылган. Йәмәннең Согуд Гарәбстанына тугры Президент советы хөсиләргә каршы һава һәм ракета һөҗүмнәрен киңәйтәчәген игълан итте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез