Ирекле хәрбиләргә хәрби милеккә зыян китергән өчен матди җаваплылык кертелә

Дәүләт Думасы ирекле хәрбиләрне хәрби милеккә зыян китергән өчен матди җаваплылыкка тарту турында закон проекты кабул итте. Думага документны комитет рәисе Андрей Картаполов җитәкчелегендәге депутатлар төркеме кертте, дип яза Татар-информ.

Закон проекты беренче укылышта 2023 елның октябрендә үк кабул ителде. «Хәрбиләрнең матди җаваплылыгы турында»гы закон төзәтмәләр белән тулыландырыла. Законда кулланыла торган «хәрби хезмәткәр» төшенчәсен киңәйтергә һәм аның белән шул исәптән ирекле хәрбиләрне дә атый башларга тәкъдим ителә.

Ирекле хәрбиләр хәрби милеккә зыян китергән өчен контрактчылар кебек үк күләмдә матди җаваплылык тота, дип ачыклык кертте профильле комитет.

Закон буенча матди җаваплылыкка тарту вакыты хәрби милеккә килгән зыянны ачыклаганнан соң өч елны тәшкил итә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/irekle-xarbilarga-xarbi-milekka-zyyan-kitergan-ocen-matdi-avaplylyk-yanayacak-5896227

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре