Биредә ике төрле ботка – карабодай һәм тары боткасы турында сүз бара.
 Табиб Михаил Лебедев эчәкләр эшчәнлеген яхшыртырдай ике төрле ботка турында сөйләп үткән. Биредә сүз карабодай һәм тары боткасы турында бара, дип яза “Российская газета”.
Аның әйтүенчә, эчәкләрдәге микроблар – бактерияләр, гөмбәчекләр, вируслар матдәләр алмашына, гәүдә авырлыгына, иммунитетка. аппетитка бик җитди йогынты ясый. Шуңа күрә ашау-эчүнең нинди булуы зур әһәмияткә ия. Белгечләр даими рәвештә искәртеп торганча, диеталар тотмыйча, төрле ризыклар белән дөрес тукланырга кирәк.
 Организмның халәтен яхшырту өчен иртән ботка ашау әйбәт. Табиблар киңәш иткәнчә, иң яхшысы – карабодай һәм тары боткасы. Әчетеп тозланган кәбестә, йогырт, кефир да эчәкләргә уңай йогынты ясый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез