Кичә Казанда Дәрвишләр бистәсендә исерек эшсез 39 яшьлек ир-ат тоткарланган. KazanFirst чыганагы мәгълүматлары буенча, ул 14 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелә.
Чыганак мәгълүматлары буенча, фаҗига ир-атның өендә булган. Мәктәп укучысы аның өендә ничек килеп чыккан - билгесез. Кыз өлкән апасы белән тәрбияләнә, аның әнисе ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән.
Җинаятьче үз гаебен танымый һәм барысын да кире кага.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез