Иске 1 меңлек һәм 5 меңлекләрне сакларга киңәш иткәннәр

Белгеч иске акчаларны тотмаска кушкан.

Россия Банкы яңа 1 мең һәм 5 мең сумлык акчаларны тәкъдим итте. Иске үрнәктәге шундый ук акчаларны исә, исраф итмичә, коллекцияләүдән дә яхшысы юк. “Россия бонистлар берлеге” рәисе Александр Баранов “Москва24” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.

Белгеч әйтүенчә, биредә сүз иң элек, 1997 елгы сериядән булып, ике “а” хәрефеннән башланган акчалар турында бара. Баранов басым ясап әйткәнчә, коллекционерлар бик яхшы сакланган купюраларга аеруча мөкиббән. Акчаның бәһасенә шулай ук ни дәрәҗәдә сирәк очравы һәм бонистлар арасында ихтыяҗның булу-булмавы йогынты ясый.
“Мәсәлән, 1995 елгы 500 000 сумлыкларны (бүгенге 500 сумлык) алыйк. “Кыяфәте” шәп булган мондый акча хәзер 50-70 мең сум торырга мөмкин. Эш шунда: акча алышынганчы, алар ярты ел чамасы гына әйләнештә йөреп калды. Чорына күрә зур акча булганлыктан, аны алыштырып калырга ашыктылар. Шуңа күрә алар кулда аз калды”, – дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре