Истанбулда Украина белән сөйләшүләрнең якынча кайчан башланачагы билгеле

Украинадагы вәзгыятьне җайга салу буенча сөйләшүләр җирле һәм Мәскәү вакыт белән якынча 10:00 дә Төркия Президентының Истанбулдагы офисында – Долмабахче сараенда башланырга тиеш. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Утырыш матбугат чаралары өчен ябык форматта узачак.
Нәкъ менә бу бинада элегрәк, 2022 елның мартында, Россия белән Украина делегацияләре арасында сөйләшүләр узган иде. Ул вакытта, чыганак искәртеп үткәнчә, билгеле бер килешүләргә ирешелгән, әмма алар соңыннан Украина ягы гаебе белән өзелгән.

Исегезгә төшерәбез, Владимир Путинның Украина белән сөйләшүләр өчен Россия делегациясе составын раславы турында хәбәр иткән идек. Аны Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкләячәк. Делегация составына шулай ук Тышкы эшләр министрлыгы, Оборона министрлыгы һәм Генштаб вәкилләре, шулай ук экспертлар төркеме кергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре