Истанбулдагы сөйләшүләрне көннең икенче яртысына күчергәннәр

Истанбулда Россия белән Украина делегацияләре арасындагы сөйләшүләр (Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә башланырга тиеш иде) Төркия тәкъдиме белән көннең икенче яртысына күчерелгән. Бу хакта “РИА Новости” Россия Тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Мария Захарова сүзләренә таянып яза.

“Төркия ягы тәкъдиме белән сөйләшүләр көннең икенче яртысына күчерелде”, – дип белдергән ул. Моңа кадәр Захарова билгеләп үткәнчә, Истанбулда Украина буенча сөйләшүләрнең мәгънәсе конфликтның беренчел сәбәпләрен юкка чыгарудан һәм озак сроклы тынычлык урнаштыру юлына чыгудан гыйбарәт.

Шул ук вакытта Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, Владимир Путин Истанбулдагы сөйләшүләргә бармаячак.
Истанбулда Украина делегациясенең составы һәм планнары турында әлегәчә төгәл генә мәгълүматлар юк. Өстәвенә, массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, делегациянең Төркиягә килү-килмәве турында да төгәл генә билгеле түгел.

Шунысы мәгълүм: президент Владимир Зеленский Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән сөйләшүләр үткәргәннән соң, Украина делегациясе Әнкарадан Истанбулга килергә мөмкин. Очрашу Төркия президентының Әнкарадагы резиденциясендә узарга тиеш. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул көндезге 1 гә билгеләнгән. Шуннан соң яклар тар һәм киңәйтелгән составта сөйләшүләргә күчәргә тиеш.
Көнбатыш илләренең массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Истанбулдагы сөйләшүләр барышында Украина делегациясе Россия вәкилләре белән утны 30 көнгә туктату мөмкинлеген генә карарга ниятли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре