Юдинода балаларны наркоман әтиләреннән коткарган Альберт Бикмуллин СВОда һәлак булган

Узган елның февралендә Юдинода бер кызчыкны наркоман әтисеннән коткарып калган Альберт Бикмуллин СВО зонасында һәлак булган.

Исегезгә төшерәбез: наркотиклардан “башы киткән” ир-ат, күзенә янгын күренеп, балаларын “коткару” өчен аларны 5 нче каттагы фатир тәрәзәсеннән түбәнгә ыргытасы иткән. Йөк машинасын йөртүче Альберт Бикмуллин бу хәлне күреп алмаса, барысы да фаҗига белән төгәлләнгән булыр иде. Ул, кибет түбәсенә менеп, юләр атаны баласын ыргытмаска күндерә башлаган. Шулчак ир-ат бер яшьлек кызчыкны тәрәзәдән ыргыткан. Альберт, баланы тотып калып, шул тирәдән узып барган кешеләргә тапшырган. Шуннан соң калган балалар артыннан фатирга менеп, полиция чакырткан. Бу хакта "Татар-информ" яза.СВО

Бу хәлдән соң ул Тикшерү комитетының “Батырлык һәм фидакарьлек” медале белән бүләкләнгән. Ә инде узган елның июнендә “Батыр” үзәгендә контрактка кул куйган.
Биш бала атасы “Татар-информ” хәбәрчесенә ни өчен СВО зонасына китәргә карар кылуы турында сөйләгән булган.

“Ватанны саклау өчен контрактка кул куям. Бу мәхшәрнең тизрәк тәмамлаунын телим. Китәргәме-юкмы дип 4 ай чамасы уйланып йөрдем. Хәзерге вакытта СВО зонасында туганнарым хезмәт итә. Өйдә мине аңламадылар һәм миңа теләктәшлек белдермәделәр. Бүген менә беркемгә берни әйтмичә килдем дә, контрактка кул куйдым. Соңыннан аңларлардыр дип уйлым. Җиңүне якынайтасым, аңа үз өлешеме кертәсем килә”, – дип сөйләп үткән ул чагында Альберт Бикмуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

махсус хәрби операция Россия Герое мобилизация СВО контракт буенча хезмәт мобилизованные "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә"

Көн хәбәре