Югалган 12 яшьлек малайны тапканнар

Башта кибеттә җылынып чыкмакчы булган.

Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә 12 яшьлек малай югалган булган. Аны азык-төлек кибетендә тартмалар артында тапканнар. Бу хакта “Лента.ру” яза.
Җирле Эчке эшләр министрлыгы вәкиле әйтүенчә, бала 40 см чамасы киңлектәге тар гына урында яткан. Хокук саклау органнары ачыклаганча, бала кибеткә җылынырга дип кергән һәм ни өчендер шунда төн кунасы иткән. Икенче көнне яшеренгән урыннан чыгарга курыккан. Шул рәвешле 2 көн диярлек тартмалар артында яткан. “Оясыннан”, киштәдәге азык-төлек белән тамак туйдыру өчен, төнлә генә чыккалаган.

Җирле халык сүзләренә караганда, баланың тәнендә күгәргән эзләр булган. Алар әйтүенчә, малайны үги әтисе кыйнаган. Баланы кыйнау турында мәгълүматларны тикшерәләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре