Татарстанның Югары Ослан районында Ключищи авылы янында авариядә өч кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.
Якынча фаразлар буенча, машина йөртүче идарәне югалткан, шуннан соң автомобиль кюветка очып төшкән һәм түбәсенә капланган.
Шаһитлар әйтүенчә, авариядә өч кеше һәлак булган, ә имгәнгән ике кешене якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез