Газетага язылу

Югары уку йортларына түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамлана

Россия югары уку йортларына югары белемнең барлык дәрәҗәләре буенча түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамлана. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына Россия Фән һәм югары белем министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шул ук вакытта, бюджет урыннарына кабул итү вакытлары белем дәрәҗәсенә бәйле. Бакалавриат, специалитет һәм база югары белеме программалары буенча кабул итү 29 август, ә магистратура һәм махсуслаштырылган югары белем программалары буенча 20 сентябрьдә тәмамлана.

Россия югары уку йортларына кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланган иде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре