Юл фаҗигасендә һәлак булган балаларның апалары: «Үземнекеләр кебек иде»

Апас районының Шонгат авылы янындагы юл һәлакәте ике сабыйның гомерен өзде. Арчада яшәүче Идилия белән Рамазан әбиләрендә бер ай кунак булганнан соң, әниләре янына кайтып җитә алмады. Машинада аларның әтиләре һәм абыйлары да була. 10 яшьлек Рамазан фаҗига урынында ук, ә 22 августта 12 яшен тутырасы Идилия ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә.

Республика дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, Hyundai Solaris автомобиле йөртүчесе, Renault Arkana машинасын уң яктан узарга ниятләп, юл читенә чыга. Үз полосасына кергәндә, идарәсен югалтып, каршы як полосадан килә торган Honda Civic автомобиле белән бәрелешә. Шуннан соң Honda арты белән борыла һәм аңа 10 нчы модель «Лада» автомобиле килеп бәрелә. Honda машинасында ике сабый һәлак була. Балаларны 11 августта Арчада җирләделәр.
– Җизни Тәтеш районының Бакырчы авылыннан. Балалар җәйге каникулда әбиләре янына кунакка киткән иде. Аларны әтиләре бертуган энесе белән кайтып алырга булды. Апа бармыйча калды, – дип сөйли Идилия белән Рамазанның әнисе Алиянең сеңлесе Гүзәлия Хадиатова. – Бу хәсрәтнең авырлыгын әйтеп аңлатып булмый. Апа өчен дә борчылам. Җизни дә берни белми әле. Авариядән соң ул аңсыз була. Энесенең хәле тагын да авыррак. Аларны Республика клиник хастаханәсенә күчерделәр.
Идилия белән Рамазан шулкадәр дус була. Бер-берсенә «апам», «энем» дип кенә торганнар. Әниләрен бик яратканнар. Ул Балтач хастаханәсендә эшли. Күп вакытта тәүлеккә дә китә торган булган. Әниләренең баллы яратканын белеп, балалар, кибеткә барган саен, аңа шоколад алып кайтканнар. Янәсе, эшенә алып барырга.
– Апам белән балаларны бергә үстердек. Янәшә генә яшәгәч, синеке, минеке булмады. Минем өч балам бар, шуңа күрә декретта озак утырдым. Идилия белән Рамазанны да түгәрәкләргә үзем йөрттем. Энем хоккейчы, бик сәләтле бала иде. Идилия сеңлем биюгә йөрде, бик матур итеп рәсемнәр ясады. Кешеләр: «Синең балаларың бишәүме әллә?» – дип гаҗәпләнә иде. Барысына да «әйе» дидем. Чынлап та, миңа ул сабыйлар үземнеке кебек бит. Безнең балалар да бертуганнардай якын иде, – ди Гүзәлия. – Йөрәгем бик өзгәләнә. Нинди генә сүзләр әйтеп юатсалар да, апамны да, мине дә тынычландырып булмый. Бик авыр. Бөтен гаиләбез белән хәсрәт утында янабыз.

Үзләренә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтле алар.

– Хәлебезне сорыйлар, җылы сүзләр әйтәләр. Берәүгә дә мондый кайгы килмәсен. Әле генә йөгереп йөргән сабыйлар хәзер янәшә каберләрдә яталар. Юкса алар утырган машина бернинди юл кагыйдәсен бозмаган. Саклык каешларын эләктергәннәр, үз полосаларыннан барганнар. Күрәчәк инде бу, башкача берни әйтеп булмый.

Ике нарасыен югалткан, ире авыр хәлдә булган Алия Фәрхәт кызы Ибраһимовага ярдәм оештырганнар. Күңеле кушканнар Алия исемендәге ВТБ һәм Саклык (Сбер) банк карталарына акча күчерә ала. Карталар 89276758726 номерына беркетелгән. Шалтыратып борчымавыгыз сорала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре