Акча эшләү өчен түгел, иминлек хакына! Яңартылган «Халык инспекторы» кушымтасы белән таныштыруга багышланган матбугат очрашуында бу фикер еш яңгырады. Күптән түгел әлеге порталга юл кагыйдәләрен бозучылар турында видео юллаучыларга акча түләнәчәге билгеле булды.
Яңалык шактый шау-шу уятырга өлгерде. Социаль челтәрләрдә бу хакта хәбәр таралуга, халык шундук икегә бүленде. Берәүләр өстәмә акча эшләүнең җайлы юлы пәйда булуга сөенсә, икенчеләре видеога төшереп акча эшләячәк кешеләрне бик үк аңлап бетермәвен әйтте. Юл сагында торучыларның исә бу уңайдан җавабы бер: әлеге кушымтага юлланган видео – әләк тә, акча эшләү чарасы да түгел, ә юлдагы иминлеккә үз өлешеңне кертү.
Саннар да шуңа ишарәли. Быел сигез айда Татарстан юлларында 2002 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 192 кешенең гомере өзелгән, 2445 кеше имгәнгән. Шул вакыт эчендә юлларда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 107 юл һәлакәте, светофор сигналына игътибар бирмәү аркасында 104 фаҗига килеп чыккан. Иминлек каешын эләктермәү сәбәпле, 47 юл һәлакәтендә 32 кешенең гомере өзелде. Сигез ай эчендә җәяүлеләр катнашында 509 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 25 кеше үлгән.
Рөстәм Гарипов, «Халык инспекторы» кушымтасы бу фаҗигаләрне кисәтергә ярдәм итәр, дип өметләнә.
– Әмма әлеге кушымта акча эшләү чыганагына әверелергә тиеш түгел. Әлеге чара юл иминлеге сагында торуга күбрәк кешене җәлеп итү өчен, юл кагыйдәләрен бозучылар һәрчак күз уңында булсын өчен эшләнә. Тагын шунысы да бар: үзең рульдә барган килеш юлдагы кагыйдә бозу очракларын телефонга төшерү тыела. Андый кеше үзе үк җавапка тартылачак. Ник дигәндә, шул рәвешле ул үзе үк юл фаҗигасе китереп чыгара ала. Әлеге кушымта иминлекне арттырыр, бергәләп юл фаҗигаләре санын киметә алырбыз, дип өметләнәм, – ди баш дәүләт автоинспекторы.
Билгеле булганча, «Халык инспекторы» системасы 2014 елда эшли башлады. Телефондагы махсус кушымта аша анда юл кагыйдәләрен бозу очраклары турында мәгълүмат җибәреп була. Алар, үз чиратында, автомат рәвештә ЮХИДИ идарәсенә юллана. Шул вакыт эчендә аның ярдәмендә республика юлларында кагыйдә бозган 40 меңләп кешегә штраф салганнар. Монда 21 төрле кагыйдә бозу очрагы турында хәбәр калдырып була. Күптән түгел кушымта яңартылды. Шул рәвешле андагы җиде бүлек түләүлегә әверелде. Ягъни җиде бүлекнең берсенә юл кагыйдәсен бозуны раслаган видео җибәргән кешегә моның өчен рәхмәт әйтеп кенә калмыйлар, акча да түлиләр.
Татарстан Министрлар Кабинетының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе җитәкчесе Рөстәм Кадыйров әйтүенчә, мондый яңалык кертүләре юкка түгел.
– «Халык инспекторы»на килгән видеоларның күбесе машина тик торганда теркәлгән кагыйдә бозу очракларына кагыла. Мисал өчен, шул ук яшел зонада калдырылган машиналарны фаш иткәннәре күп. Шуңа күрә без машина хәрәкәт иткәндә теркәлгән кагыйдә бозу очракларын аердык. Ул хакта видео юллаучыларга акча түли башларга булдык. Бу аңлашыла да: еш кына әнә шулар юлдагы фаҗигаләргә, үлем-китемнәргә сәбәпче була бит инде, – ди ул.
Рөстәм Кадыйров фикеренчә, «Халык инспекторы» кушымтасы юлдагы иминлекне саклауга саллы өлеш кертә. Соңгы ун елда Татарстанда юл корбаннарының өч тапкыр кимүендә дә кушымтаның өлеше зур дигән фикердә ул. Саннар теленә күчерсәк, 2014 елда юлларда 709 кешенең гомере өзелгән булса, узган ел куркыныч саннар 279га кадәр кимегән.
Күптән түгел порталга юлланган видеолар өчен күпме акча түләячәкләре дә төгәл билгеле булды. Нинди кагыйдә бозу очрагына тап булуыңа карап, кулга аласы акча күләме дә үзгәрә. Әйтик, каеш эләктермичә машина йөрткән кешене телефонга төшереп, «Халык инспекторы»на юлласаң, рәхмәт йөзеннән картаңа 300 сум акча килеп төшәчәк (тулы исемлек астарак. – Ред.). Видео төшергән өчен акчаны административ хокук бозу турындагы карар үз көченә кергәннән соң 40 көн эчендә түлиләр.
Юл кагыйдәсен бозган кешене төшергән өчен күпме акча түлиләр?
– Әйләнә-тирәне пычраткан, аерым алганда, машинадан чүп ташлаган кеше төшерелгән видео – 1150 сум;
– каеш эләктермәгән машина йөртүче яки башына шлем кимәгән мотоциклчы төшерелгән видео – 300 сум;
– светофорның кызыл утына чыкканны яки регулировщик кисәтүенә игътибар итмичә хәрәкәт иткәнне төшергән видео – 300 сум;
– светофор алдындагы стоп сызыгында туктамаган машина йөртүче төшерелгән видео – 230 сум;
– каршы як полосага чыккан яки каршы яктан килүче трамвай юлыннан барган машина йөртүче төшерелгән видео – 1440 сум;
– җәяүлегә юл бирмәгән йөртүче төшерелгән видео – 435 сум;
– рульдә барганда телефоннан сөйләшүне раслаган видео – 435 сум.
Фото: vk.com
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез