Июльнең куркыныч юллары. Быел җәйнең икенче аенда Татарстан юлларында 317 авария килеп чыккан. Анда 39 кешенең гомере өзелгән. Юл сагында торучылар кеше гомерен өзгән аварияләрдә төп сәбәп дип каршы якка чыгуны һәм арган килеш рульгә утыруны атый. Балалар катнашындагы һәлакәтләр дә арткан.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов юл иминлегенә багышланган очрашуда һәр аянычлы очракка аерым тукталды.
– Юлда гомере өзелгән кешенең якыннары өчен дә, юл һәлакәте китереп чыгарган кеше өчен дә зур фаҗига бу. Аннары аны җинаять җаваплылыгына тарталар. Бу – аның гаиләсе өчен дә зур хәсрәт, – дип сөйләде Дамир Бикмөхәммәтов.
Ел башыннан бирле Татарстан юлларында 1750 юл һәлакәте килеп чыккан. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,4 процентка күбрәк. Быел юлларда 161 кешенең гомере өзелгән. Июльдә генә 317 авариядә 39 кеше һәлак булган.
Иң куркыныч аварияләр, нигездә, каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыга. Июль аенда шундый юл һәлакәтләрендә 14 кеше үлгән. Әле берничә көн элек кенә Югары Ослан районында 46 яшьлек ир-ат идарә иткән йөк машинасы рөхсәт ителмәгән урында каршы якка чыгып, «Лада» белән бәрелешә. Җиңел машинадагы 69 яшьлек йөртүче белән 70 яшьлек пассажирның гомерләре өзелә. Аннан алдагы көнне генә Аксубай районында шундый ук авариядә бер кеше һәлак булды.
– Кагыйдә бозып, каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум күләмендә штраф салырга яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Икенче тапкыр шушы ук кагыйдәне бозсаң, машина йөртү хокукы бер елга алына, – дип ачыклык кертте Дамир Бикмөхәммәтов.
Җәйге чорда уздырылган очрашуларда еш яңгыраган кисәтүне бу юлы да кабатлады ул. Арган килеш рульгә утырырга ярамый! Ник дигәндә, җәйге чорда юлдагы күп фаҗигаләр шул сәбәпле килеп чыга. Июль азагында Буа районында килеп чыккан юл һәлакәте – шуның ачык мисалы. 46 яшьлек ир-ат утырган җиңел машина каршы яктан килгән йөк машинасына бәрелә. Тикшерү барышында ир-атның арган килеш рульгә утыруы ачыкланган. Бу хатасы гомерлек үкенечкә әверелә аның: юл фаҗигасендә 20 яшьлек кызы үлә.
– Кат-кат искәртә киләбез: ерак юлга чыкканда һәр 2–3 сәгать саен туктап ял итеп алырга кирәк. Юкса арган хәлдә машина йөртүче игътибарсызга әйләнә, юлдагы хәлне тиешенчә бәяли дә, гадәттән тыш хәл булганда тиз арада тиешле карар кабул итә дә алмый.
Юл сагында торучылар соңгы арада балалар катнашындагы юл һәлакәтләре артуга да борчыла. Ел башыннан бирле республикада шундый 247 юл һәлакәте теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16 очракка күбрәк. Быел республика юлларында 7 баланың гомере өзелгән, 265 е имгәнгән. Балалар катнашындагы һәр өч юл һәлакәтенең берсе аларның үз гаебе белән килеп чыга.
– Балаларны юл кагыйдәләрен белмәүләре харап итә. Ата-ана һәрвакыт балага юлны каян чыгасын, юлда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген сөйләп, аңлатып торырга тиеш, – дип искәртте Дамир Бикмөхәммәтов.
Машинада баланың махсус утыргычта йөрергә тиешлеге турында әйткән дә юк. Бу кисәтүгә колак салучылар гына артмый. Яшерен-батырын түгел, махсус утыргычны иминлек түгел, ә инспекторлар штраф язмасын өчен йөртүчеләр дә җитәрлек. Күпсанлы тикшеренүләр исә андый утыргычның үлем-китем очракларын – 54 процентка, имгәнү ихтималын 76 процентка киметүен раслаган.
– Быел юлда гомерләре өзелгән җиде баланың алтысы пассажир булган. 14–24 июль көннәрендә Татарстанда махсус операция узды. Ун көн эчендә баласын махсус утыргычта йөртмәгән ата-аналарга карата 808 беркетмә төзелде. Ел башыннан бирле исә шундый 7 меңләп кагыйдә бозу очрагы теркәлде, – дип ачыклык кертте Дамир Бикмөхәммәтов.
Фаҗигаләрне булдырмау максатыннан 1–10 август көннәрендә республикада «Балалар юлда» дип исемләнгән рейд узачак.
Дамир Бикмөхәммәтов мотоцикллар катнашындагы юл һәлакәтләренә аерым тукталды. Ел башыннан бирле республикада алар катнашында 155 авария теркәлгән. Аларда 11 кешенең гомере өзелгән, 166 кеше имгәнгән. Куркыныч уенчыкка әверелгән самокатлар катнашында исә быел 23 юл һәлакәте килеп чыккан. Анда 26 кеше имгәнгән. Бәхеткә, үлүчеләр юк.
– Питбайкларга килгәндә, анда йөргән үсмерләрне тоткарлый торабыз. Яше тулган булса, ул административ җаваплылыкка тартыла. Юк икән, ата-анасына карата эш ачыла, алга таба ул балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә исәпкә куела, – дип кисәтте полковник Бикмөхәммәтов.
Юллардагы вазгыять – саннарда
| 2025 нең 6 ае | 2024 нең 6 ае белән чагыштырганда | |
| Юл һәлакәте | 247 | +16 | 
| Үлгән | 7 | –1 | 
| Имгәнгән | 265 | +15 | 
Динә Гыйлаҗиева
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез