Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, юл билгеләрен санга сукмау кебек таләпләрне бозган өчен штраф күләмен арттыруны хуплаган. Әйтик, тиешледән югары тизлектә барган өчен административ штрафларны киләсе елның 1 гыйнварыннан 50 процентка арттыру күздә тотыла.
Закон проекты 12 декабрьдә кабул ителергә мөмкин, дип яза “ТАСС”.
 Закон проекты кабул ителгән очракта юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түбәндәге күләмдә артачак:
 *каршы як полосага чыккан өчен – 5 мең сумнан 7,5 мең сумга кадәр;
 * иминлек каешларын эләктермәгән өчен – 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр;
 * рульгә сәрхуш хәлдә утырган өчен яки транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгын башка берәүгә биргән өчен – 30 меңнән 45 мең сумга кадәр;
 * медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен – 30 меңнән 45 мең сумга кадәр;
 * тизлекне арттырган өчен – 500-5000 сумнан 750-7500 сумга кадәр;
 * юл билгеләре таләпләрен үтәмәгән өчен – 500-5000 сумнан 750-7500 мең сумга кадәр;
 * сәламәтлеккә җиңелчә зыян китергән өчен – 2500-500 сумнан 3700-7500 сумга кадәр;
 * сәламәтлеккә уртача зыян китергән өчен 10-20 мең сумнан, 15-30 мең сумга кадәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез