Татарстанда “Пушкин картасы”на охшаш “Тукай картасы” барлыкка килерме? Бу турыда инде күптән сөйләшсәләр дә, нәтиҗә күренми. Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмовага “Мәдәният” Илкүләм проектына багышланган матбугат очрашуында кабаттан әнә шул сорауны бирделәр.
Билгеле булганча, Россиядә инде берничә ел дәвамында 14-22 яшьлек егет-кызлар өчен “Пушкин картасы” эшли. 2022 елда мәдәният министры Ирада Әюпова республикада «Пушкин картасы»на охшаш «Тукай картасы»н булдыруны тәкъдим иткән иде. Аны 14 яше тулмаган балалар өчен махсус уйлап таптылар.
Әмма әлегәчә бу проект тормышка ашырылмады. “Татарстанда үз картабызны булдыру мәсьәләсен берничә тапкыр күтәреп карадык. Әмма агымдагы ел азагына кадәр ул булмаячак. Татарстанда ел башыннан “Гаилә абонементы” проекты эшли. Ул гаиләләргә музей, театр һәм башка мәдәни объектларга барганда ташлама алырга мөмкинлек бирә”, – диде бу хакта Юлия Әдһәмова.
“Гаилә абонементы” белән билет алу өчен Татарстан мәдәният учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез