Юллама вакытында Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә рәхмәт сүзләрен әйтте. Ватан алдындагы бурычларын үтәгән егетләрнең кайберләре әлеге чарага чакырулы да иде.

– Һәр көн алгы сызыкта безнең солдатлар һәм офицерлар үзләренең хәрби бурычларын фидакарьлек белән үти, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Тугыз ватандашыбызга Россия Федерациясе Герое исеме бирелде. Меңнән артык сугышчыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Бүген залда махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар иде. Әйтик, «Алеша» танкы экипажы командиры Рәсим Баксиков. Аларны залдагылар басып алкышларды. Рөстәм Миңнеханов аларга һәм хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган барлык хәрбиләргә рәхмәтен җиткерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре