Газетага язылу

«Юлларыбыз начар, клуб юк!»: «ВТ» журналисты хат эзеннән йөреп кайтты

«Юлларыбыз начар, клуб юк!»: «ВТ» журналисты хат эзеннән йөреп кайтты
Автор фотосы

«Юлларыбыз начар, клуб юк. Күрше авылдагы мәдәният йортын да ябарга җыеналар. Шулай булгач, авылда яшьләр ничек калсын инде? Безнең якларга килеп китегез әле». Кукмара районының Өркеш авылыннан редакциябезгә әнә шундый хәбәр килеп иреште. Ул якларга барып чыккач, хәлләрен үзебез күрдек.

Юл турында

Өркештә 69 йортта 200 гә якын кеше гомер кичерә. Матур өйләр арасында искеләре дә күзгә чалына. Мәктәбе, клубы ябылган. Кибете, өч катлы мәчете эшли. Авыл халкының күбесе – пенсионерлар, аңлашыла инде, балалар да аз туа. Уку яшендәгеләре Югары Арбаш мәктәбенә йөри. Хәер, анда да утызлап кына бала укый икән. Бакчага йөрүче сабыйлары да уннан артмый. Авылда вазгыять шундыйрак. Халкы мал-туар асрап көн күрә. Читкә барып эшләүчеләр дә юк түгел.

Иң кызыгы: авылның хәлен күреп китәргә чакырган кеше белән күрешергә насыйп булмады. Телефон элемтәсе бик шәп булмагач, бер-беребезне таба алмадык. Ә сүз авыл эчендәге түгел, Кукмара белән Өркеш арасындагы олы юл турында бара икән. Безне каршы алган авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова шулай дип аңлатты.

– Авылга керү юллары тишек-тошык. Халык, юл кирәк, дип зарларын әйтеп тора. Узган ел чокыр-чакырларны вак таш белән ямаганнар иде. Машиналар еш йөреп торгач, бик тиз тузды ул. Әлеге мәсьәлә турында район җитәкчеләренә дә әйтеп торабыз. Киләсе елларда әйбәт юл булыр, дип вәгъдә итәләр, – диде ул, өметен сүндермичә.

Юлларның төрлесен күргән бар. Монысын алай ук начар дип әйтеп булмый. Әмма аны көн дә үтеп-сүтеп йөрүчеләрнең, эшкә баручыларның эчен пошырганын да аңлыйбыз. «Техника кадере» дигән нәрсә дә бар. Авыл кешесенең дә шома юлдан элдерәсе килә, кыскасы.

– Юллар әйбәт түгел инде. Авыл урамнарыныкы да яхшырсын иде. Язгы пычракта йөк машиналарын урамнарга кертмиләр. Шлагбаум тора. Машинам булмагач, эшкә җәяү йөрим,  – диде Шәмсетдин абый Гыйләҗев. – Авылдагы шәхси мегафермада каравылда торам. Вакытында акчасын түлиләр, премияләр дә эләгә. Бер ел эшләгәч, бушлай бозау да бүләк итәләр. Эшләргә мөмкинлекләр бар. Клубларга йөргән юк. Дин юлында мин. Яшем дә 75 тә бит. Кибет эшли. Ябабыз, дигәннәр иде яңадан ачтырдык. Зарланырга урын юк. Үз җаебыз белән яшәп ятабыз.

Авыл урамнарына керәбез. Узган ел грант акчасына урам башына бераз асфальт түшәгәннәр, калганы – таш юл. Вак таш дигәне дә төрле урында төрлечә. Анысын үзара салым акчасына җәйгәннәр. «Элеккеге кебек саз түгел инде. Былтыр әле пычрак иде. Таш салгач, йөреп була. Берьюлы бөтен җиргә дә җәеп булмый бит», – ди җирлек башлыгы.

Клуб турында

Авылда клуб биш ел элек ябылган. Кемдер аннан башка да яшәргә риза булса, мәдәни учак сүнмәскә тиеш, диючеләр дә юк түгел. Өркешлеләрнең дә кичләрен үз клубларына барып, күңел ачасы килә. Әмма авылда клуб төзелергә өмет юк. Шуңа күрә, һичьюгы, җирлектәге биш авылга бер яңа клуб төзесеннәр иде, Мәдәният министрлыгына хат язарга булышыгыз әле, дип ярдәм сораучылар да булды.

– 50 урынлы клуб төзесәң дә, аны бит карап тотарга кирәк. Анда кем йөри? Яшьләр аз. Пенсионерлар анда йөрмәячәк. Күрше Югары Арбаш авылында клуб авария хәлендә. Аны ябып, мәктәпкә күчерәчәкләр. Белем йортында урын җитәрлек. Авыл советына да шуннан бүлмә бирделәр. Клубка аерым ишектән йөреячәкләр. Тормыш җиңел түгел бит. СВО бара. Бар нәрсәгә дә акчаны җиткереп булмый. Район башлыгы, клубка ремонт ясалачак, дип әйтте, – диде Альбина Әгъләмова.

Юл һәм клуб мәсьәләсе турында Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Нияз Ризвановтан сораштык.

– Кеше аз бит. Яшьләр булмагач, программага кереп булмый. Норматив дигән нәрсә бар. Авылда ничә бала туган, ничә кеше авылда калган – шунысы мөһим. Өркештә яңа клуб төзү көтелми. 2026–2027 елларда җирлектә дә андый эшләр планлаштырылмый, – диде ул. – Юл мәсьәләсе буенча республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына хат язган идек. Әлегә төгәл җавап юк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре