Россиядә яшәүчеләргә Левитан укыган Совинформбюро хәбәрләрен тыңлау мөмкинлеге булдырылган. Легендар сводкалар белән телефон аша ук танышып була. Бу хакта “Татар-информ” Юбилей Победы рәсми телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.
“Ура Победе!” мультимедиа проекты кысасында, Бөек Ватан сугышының героик вакыйгаларын хәтердә саклау өчен, телефонда шундый функция булдырганнар.
Анда катнашу өчен, бушлай номер – 1945 номерын җыеп, тавыш менюсы ярдәмендә кирәкле бүлекне сайларга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез