Газетага язылу

Изгелектә ярышу: саваплы айдан нәрсәләргә өйрәнеп калабыз?

Рамазан аен төгәлләп киләбез. Нияте булган һәр кешегә чиксез мөмкинлекләр ачкан айлар патшасы һәр күңелне бераз гына булса да үзгәртеп, үзеннән соң күчтәнәчләр – яңа матур гамәлләр калдырып, игелеккә, изгелеккә, саваплы гамәлләргә, мәрхәмәтлеккә баетып китә. Тамчыдан күл җыела...

Изгелектә ярышу: саваплы айдан нәрсәләргә өйрәнеп калабыз?

«Казан Экспо» үзәгендә рамазан аеның иң көтеп алынган вакыйгаларының берсе – 14 нче Республикакүләм ифтар узды. Ул Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе санала. Узган елгы 14 меңнән артык кеше катнашында узган ифтар сабакларын үзләштердек булса кирәк. Быел берьюлы 8000 кеше авыз ачты. Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләребез, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мохтаҗлар, мөхтәрәм кунаклар катнашында узган быелгы саваплы чара оешканлыгы белән аерылып торды, дигән кайтавазлар алдык.

14 нче Республикакүләм ифтарның мөһим саннары

- Ифтарда 8000 кеше катнашты;

- оештыручыларга 720 волонтер ярдәм итте;

- «Казан Экспо» үзәгендә 21 000 кв. м ковролин җәелде;

- авыз ачу өчен 1700 өстәл әзерләнде;

- ризык әзерләр өчен 2,5 тонна ит, 750 кг карабодай, 3,5 тонна яшелчә, 4 тонна җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җиләк-җимеш, 11 000 өлеш чәкчәк, 400 кг кәнфит сатып алынды.

Хикмәт саннарда түгел, әлбәттә. Елдан-ел рамазан аенда игелекле, саваплы эшләр башкару марафоннары, төрле чаралар, махсус темаларга оештырылган ифтарлар арта. Рамазан төрле һөнәр ияләрен, мавыгу даирәсе бер булган кешеләрне берләштерә, хәйриячеләрнең эшен тагын да көчәйтә, куәтен арттыра. Игелектә ярыша-ярыша, аның нинди генә төрләрен уйлап чыгармыйбыз. Мөмкинлекләребез, уйларыбыз чиксез булуын аңлыйбыз.

– Узган елгы тәҗрибәдән күренгәнчә, узган рамазан аенда без 9 миллион сумга якын ярдәм күрсәттек, 49 бала һәм 51 олы кеше финанс ярдәме алды. Быел шулай ук ким дигәндә 100 кеше ярдәм алыр дип уйлыйбыз, – дигән иде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов.

«Зәкят» хәйрия фонды Казанның иң озын маршруты буйлап махсус автобус юллады. Шәһәрнең ике башын тоташтырган, бәйрәмчә бизәлгән автобус көне буе халыкны бушлай ташыды.

Игелек эшлә дә суга сал, ди халык. Әмма кайвакыт күбрәк кеше белсә дә артык түгел. Игелекле эшне үрнәк итсәләр яхшырак шул. «Түбәтәй» рестораннар челтәре «Ифтар-сәдака» акциясен башлап җибәргән иде. Рамазан аена кергәндә 10 000 мохтаҗны ашатырга дигән максат куйган булсалар, бүген 9000 нән артык кешегә ярдәм иткәннәр инде.

– Беренче көннәрдән үк бик күп кеше катнашты. Уразаның соңгы атнасында тагын да активлашып киттеләр, – дип уңышлары белән бүлешә «Түбәтәй»нең социаль челтәрләр белән эшләү белгече Ләйлә Лерон. – Мондый акцияләр, марафоннар халыкның игътибарын җәлеп итә. Саннарны да күзәтеп барырга яраталар, «охват»лар арта. Изге нияткә ирешү өчен мондый чаралар уздыру зур нәтиҗә бирә.

«Иң яхшы сәдака – рамазан аенда бирелгәне» хәдисен ятладык булса кирәк. «Ният» хәйрия фонды җитәкчесе Нияз Усманов та хәйрия эшенә елдан-ел күбрәк халык җәлеп ителүен ассызыклый. Һәр мохтаҗның ярдәмне алырга, һәр хәйрияченең ярдәмне күрсәтергә мөмкинлеге булсын дип тырышалар фондта.

– Изге айга кергәндә үк һәр көнне бер мәчеттә ифтар уздыру ниятен куйган идек. Бүгенгә 2 миллион сумга ифтар уздырдык инде. Башка елларда Татарстан белән генә чикләнсәк, быел беренче тапкыр Мариуполь шәһәре җәмигъ мәчетендә авыз ачтырдык. Бер генә дә түгел, өч булачак әле ул, – дип, сөенечләре, саваплы гамәлләре белән бүлеште Нияз.

Бизнес-ифтар, Фэшн-ифтар, журналистлар ифтары, артистлар ифтары... Шәһәр халкы чараларны елдан-ел төрлеләндерә, яңа мәҗлесләр белән исемлекне баета. «Ватаным Татарстан» журналисты, «Әниләр клубы» проекты авторы Динара Әхмәт өч ел рәттән татар әниләре өчен ифтар уздыра.

– Җыелышуыбыз бушка булмасын дип, ел саен арабызда ярдәмгә мохтаҗ әниләр дә була. Алар үз язмышларын сөйли. Әлбәттә, бер өстәл янында утырып сөйләшкән, үзе кебек үк әнинең авыр тормышы турында белгән башка әниләр беркайчан да битараф калмый, ул кунагыбызга ярдәм итәләр, – ди Динара.

Авылларда мәчеттә ифтар уздыру күренеше күркәм гадәткә әйләнде инде. Бүген кайбер мәчетләрдә 30 көннең берсе дә буш калмый. Авылдашлар, шушы авылдан чыккан якташлар берничә көндә чиратка тезелә, мәчетләрдән халык өзелми. Алар белән бергә муллыгы да, ризыгы да килеп тора. Лаеш районының Кече Елга авылы мәчетендә ифтар уздыру өчен уразаның һәр көнен ике ай алдан алып бетергәннәр, дип ирештерде укучыларыбыз. Языла да алмый калдык, дип борчылалар...

Ниятең булса, сәбәп кирәкми. Тиз арада оешып, безнең редакция дә рамазан аенда берничә марафон уздырды. Акча җыеп, күчтәнәчләр алып, Яшел Үзән районындагы Норлат балалар йортындагы сабыйларны сөендердек. Бер апага күчтәнәч җыеп илттек. Үзенең бер язмасындагы героеның хыялын тормышка ашырыр өчен журналист Сәрия Мифтахова ноутбукка акча җыя башлады. Аның чынга ашкан хыялы инде иясенә юл тотты.

Кадерле кунак китәр юлга кузгалды. Сабакларың, үрнәкләрең, мөмкинлекләрең, изгелегең өчен рәхмәт, рамазан! Киләсе елга да очрашырга язсын.

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре