Кадалып кына калмый: талпаннар яңа төрле куркыныч чир тарата башлаган

Талпаннар яңа төрле куркыныч чир тарата башлаган! Белгечләр шулай дип чаң суга. Риккетсиоз дигән әлеге инфекция – талпан тарата алган иң мәкерле чирләрнең берсе, дип кисәтә табиблар. Быелның алты аенда Россиядә аны йоктыручылар саны 25 процентка арткан.

Белгечләр яңа төрле чир таралуның төп сәбәбе дип климат үзгәрү, әлеге инфекцияне йөрткән хайваннарның бер урыннан икенче урынга күчеп торуы белән аңлата. Талпаннар исә бу «эш»не тагын да тизләтә. Риккетсиоз инфекциясе турында без ниләр белеп торырга тиеш?

Табиб-инфекционист Фәния Булатова сүзләренә караганда, әлеге чирнең билгеләре башка инфекцияле авыруларныкы белән охшаш.

– Риккетсиоз йоктырган кешенең кисәк кенә тән температурасы күтәрелә. Башы авырта, бизгәк тота, тәненә таплар да чыгарга мөмкин. Бу чирне үзлегеңнән генә дәваларга маташу куркыныч. Беренче билгеләре күренүгә үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакытында чарасын күрмәсәң, чир азып, менингит, тромб китереп чыгарырга, кеше комага ук китәргә мөмкин, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Яз иртә килү сәбәпле, быел талпаннар иртә уянды. Март азагы нәкъ май аен хәтерләтте. Яз башыннан бирле республикада 8666 талпан кадалу очрагы теркәлгән. Иң күп талпан кадалу очраклары Казан (3118), Чаллы (853) һәм Түбән Кама (571) шәһәрләрендә күзәтелгән.

Талпан кадалган дүрт кешедә – боррелиоз, берсендә талпан энцефалиты ачыкланган. Икесе дә җитди чир санала. Боррелиоз сөякләрне, кешенең йөрәген, нерв системасын зарарлый. Энцефалит баш миенә зур зыян сала. Талпан кадалганнан соң бер-ике атна үткәч, чирнең беренче билгеләре күренә башлый: тән температурасы күтәрелә, бөтен гәүдә авырта, хәлсезлек пәйда була, укшыта. Андый чакта кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Вакытында дәваланмасаң, талпан кадалу инвалидлыкка китерергә мөмкин.

Бу атнада синоптиклар һава торышы нормадан югарырак булачак, дип ышандыра. Бу исә талпаннан зыян күрүчеләр якын арада тагын да артырга мөмкин дигән сүз. Хәер, талпаннар яңгырлы көннән дә куркып тормый. Журналистлар белән соңгы очрашуда Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, талпаннар яңгырлы көнне дә ярата, дип белдергән иде. Андый чакта алар күпләп җыелган урыннарны эшкәртүнең дә файдасы юк.

Табиб-эпидемиолог Светлана Михайлова талпанны бик сак бөҗәк дип атый. Черкидән аермалы буларак, ул корбанына шундук һөҗүм итми – башта тәндәге иң йомшак урынны эзләп таба. Ник дигәндә, андый җирдә кан да яхшы йөри. «Энәсен тәннең йомшак өлешенә кадаган талпан 120 тапкыр (!) зураерга мөмкин. Талпан тәнгә ныклап ябышсын өчен, ким дигәндә ике сәгать вакыт кирәк», – ди белгеч.

Күпләр талпан кешегә агачтан төшә дип уйлый. Чынлыкта алар җирдән, үләннән ябыша. Шуңа күрә белгечләр бакчада эшләп, табигатьтә йөреп кайтканнан соң, киемеңне, тәнне, чәчләрне яхшылап тикшерергә куша. Талпанны үзлегеңнән генә алырга маташу куркыныч. Ник дигәндә, тартканда, өзелеп, вирус белән зарарланган өлеше тәндә калырга мөмкин. Моның өчен медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тәнгә кадалган талпанның хәтәрме-түгелме икәнен белү өчен, аны лабораториягә тикшертүгә тапшырырга кирәк.

Талпаннан саклану өчен

– Табигатьтә ял иткәндә, урманга барганда тәннең ачык өлешенә махсус спрей сиптерергә онытмагыз.

– Анда барганда ачык төстәге, тәннең бөтен өлешләрен каплый торган кием киегез. Ачык төстәге киемдә талпан яхшырак күренәчәк.

– Аяк киеме дә аякны тулысынча капласын.

– Өйгә кергәч, киемегезне, тәнне, чәчләрне яхшылап тикшерегез. Чәчегезне вак тешле тарак белән тарагыз.

– Исегездә тотыгыз: талпан кеше исен 10 (!) метрдан ук сизә.

– Табигатьтә, бакчада чакта һәр 15 минут саен тәнегезне тикшереп торыгыз.

– Талпанга каршы вакцина ясатырга да була, аның файдасы 3–5 елга җитәчәк. Моның өчен теркәлгән җиреңдә урнашкан хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре