Яңа уку елы башына республикада 2 меңгә якын укытучы, 1 меңләп тәрбияче җитми. Бигрәк тә башлангыч сыйныф, математика, физика, химия, рус теле, чит тел укытучылары кирәк. Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Әлмәт, Биектау, Лаеш, Түбән Кама районнарында аларны аеруча зарыгып көтәләр. Укытучыларны ничек табарга җыеналар? «ВТ» хәбәрчесе мәктәпләрдәге вазгыятьне белеште.
Яшьләр кая бара?
Айгөл Әхмәдуллина КФУда инглиз-татар теле укытучысы булырга дип белем алган. Ә киләчәген туристлык юнәлешенә бәйлисе килә аның. Тик шулай да беркөнне белдерү буенча мәктәпкә шалтыратып караган.
– Секретарь эзлиләр икән. Хезмәт хакы – 40 мең. Директор, моңа өстәп, дәресләр алырсың, ди. 60–70 мең сум чыгачак. Тик ике эшне бергә алып бару җиңел түгел шул. Эше күп һәм өйгә ияреп кайта. Шул ягы борчый, – ди ул. – Төркемдәшләрем йә укытучы, йә тәрбияче булып урнашырга җыена. Эш таба алмасам, миңа да мәктәпкә барырга туры килмәгәе. Укуымны магистратурада дәвам иттерергә җыенам.
Кемнәрдер икеләнеп йөргәндә, инде эшкә урнашып куйганнар да бар. Тик мәктәпкә түгел...
– Улым быел педагогия көллиятенең физкультура бүлеген тәмамлады. Ләкин мәктәпкә барырга теләми. Бик нык чакырдылар. Ә ул нефтьче булып урнашты. Беренче сәбәп – акчасы аз. Икенчесе – минем ничек эшләгәнне күреп үсүе. Өйдә дә – шул мәктәп эше. Электрон журнал. Сыйныф җитәкчесе буларак, төрле белешмәләр тутырырга кирәк. Улым миңа ярдәм итә иде. Дәрес планнары... Үзе дә практика вакытында аны озак яза иде, – ди Минзәлә районы укытучысы Гөлфинә Хамаева. – Ә йөргән кызы Чаллыдагы мәктәпкә физкультура укытучысы булып урнашты. Минем белән киңәште. «Урнаш, эшлә, хатын-кыз өчен әйбәт һөнәр», – дидем. Хезмәт хакы да әйбәт. Эш ошамаса, алмаштырырга беркайчан соң түгел.
Казандагы 175 нче гимназиянең директор вазыйфаларын башкаручы Камил Абдулвахобов – үзе дә яшь укытучы әле. Шуңа күрә сүзне яшьләрдән башладык. Алар, чыннан да, акчага кызыгамы?
– Акча һәрвакыт җитми ул. Әгәр син күңел кушкан һөнәр сайлыйсың икән, матди якны беренче урынга куймыйсың. Укытучыларның хезмәт хаклары начар димәс идем. Премияләр дә бирелә бит. Яшь белгечләр хәзер үзләре дә дәресләрне күп алырга теләми. Буш вакытларында репетиторлык белән шөгыльләнәләр. Мәктәптә түгәрәкләр алып барып, өстәмә акча эшләргә була, – ди Камил Абдулвахобов.
Аның әйтүенчә, эш сорап килүчеләр арасында педагогия көллиятләрен тәмамлаган яшьләр шактый. Тарих, җәмгыять белеме укытучылары да яза. Әмма гимназиягә математика, рус теле укытучылары кирәк. Районнан килеп эшләүчеләр дә бар. Әйтик, химия укытучысы алты ел инде Арчадан килеп укыта икән. Узган ел рус теле укытучысын Ижаудан тапканнар. Аңа булачак хезмәттәшләренең берсе арзан бәядән фатир тәкъдим иткән. Шулай итеп, килергә ризалашкан. Укытучы булып эшләгәннәрнең башка тармакларга киткәннәре дә юк түгел. Әйтик, быел директор киңәшчесе Санкт-Петербургка китәргә җыена икән.
Тәгәри тәгәрмәч
Районнарда укытучыларны җәлеп итү өчен нинди генә чаралар күрмиләр. Килсеннәр генә! Әнә Алабуга районында «Мобиль укытучы» проекты эшли. Ерактан килеп эшләүчеләр, бәйгедә катнашып, грант ота ала. Әйтик, Олы Шүрнәктә берсе Мамадыштан килеп укытып йөри.
– Инглиз теле укытучысы декрет ялында әле. Моңа кадәр 5 нче курс студенты ярдәм итеп торган иде, ул башка районга кияүгә китә. Мамадыштан теләк белдерүче бар дип ишеттек, әле сөйләшеп бетерергә кирәк. Быел 11 нче сыйныфны бер генә укучы тәмамлады. Ул педагогик уку йортына керергә җыена. Кире кайтырмы, әйтә алмыйм, – ди мәктәп директоры Валентина Миросанова.
Өлкән укытучыларның кадерле чагы. «Артек»та укыткан Вәсилә Галләмова – үзе бер табыш. Олы Шүрнәккә Яковлево авылыннан килеп йөри ул. Авылга биш ел элек күченеп кайткан.
– Мәктәптә укытасы килеп тормый хәзер. Көзгә 67 яшь тула бит. Укучыларда уку теләге дә әллә ни юк. Узган ел атнага ике көн генә эшләдем. Чакыргач, барырга туры килде. Быелгысын әле хәл итеп бетермәдем. Мәктәпләрдә бердәм расписание кертеләчәк, диләр. Шуңа күрә күңелем бик тартмый, – ди химия-биология укытучысы Вәсилә Галләмова.
Минзәлә районының Тауасты Байлар мәктәбендә дә унике укытучының бишесе күрше авыллардан килеп йөри.
– Безгә биология, рус теле, математика, информатика укытучылары җитми. Яшьләр мәктәпкә килергә теләми. Авыл мәктәбенә түгел, районга да сирәк кайта алар хәзер. Кайтсыннар өчен хезмәт хакы яхшы булу кирәк. Авыл укытучысына өстәмәләр бар, әмма аз. Соңрак стаж, категория белән җыела ул. Сыйныф җитәкчесе булмасаң, акча аз чыга, – ди директор Марс Хәмидуллин.
Хезмәт хакы да үзенекен итә. Укытучының да матур киенәсе, тәмле ашыйсы, ял итәргә барасы килмимени? Әнә яңа уку елында мәктәптә озак еллардан бирле эшләүче Һадиуллиннар да укучылары белән хушлашырга җыена. Берсе – математика, информатика, икенчесе – география укытучысы.
– Начар укыганнар айга 300–400 мең сум акча алып эшли. Без ирем белән 2,5 ставкага укытып та 80 мең алмыйбыз. Быел эштән китәргә булдык. Заводка барырга исәп. Анда 100 мең сум вәгъдә итәләр. Укытучыларның хезмәт хакын күтәрергә кирәк. Менә шул вакытта кадрлар китмәячәк, – ди Айгөл Һадиуллина.
Күбрәк әзерләргә!
Кукмара районында 1200 укытучы исәпләнә. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин әйтүенчә, хәлләре түзәрлек. Химия, физика, математика, информатика укытучыларына кытлык бар. Чыгу юлын ничек тә булса табарга тырышалар. Педагогларның кайберләренә берничә мәктәпкә йөреп укытырга туры килә. Гуманитар юнәлештәге укытучыларның белгечлеген математика, физикага үзгәртү очраклары да бар. Быел Киров өлкәсеннән ике укытучы килергә тиеш икән.
Укытучыларга район башлыгы грантын бирә башлаганнар. Авыл мәктәбенә кайткан яшь белгечкә – 300, шәһәрдә эшләүчегә 200 мең сум бирелә. Узган ел аны алты укытучы алган.
– Элек педагогик белгечләрне Казан дәүләт университеты, гуманитар-педагогика, педагогика институтлары әзерли иде. Хәзер нибары КФУда бер бүлек әзерли. Билгеле, ул гына җитми. Университетта укытучылар әзерли торган институт кирәк, – ди Илфат Әхмәдуллин. – Белгечләрне юллама буенча кире кайтаруны да хуплыйм. Безнең яшьләр педагогик уку йортларына күп керә. Әмма Казандагы мохитне күрәләр дә шунда чумалар, кире кайтасылары килми. Кукмарада барлык шартлар да тудырылган югыйсә. Арча педагогия көллиятенә ел саен 40–50 баланы кертәбез, әмма башлангыч сыйныф укытучыларына эш урыны юк. «Авыл укытучысы» программасы да, максатчан укыту да кирәк. Ай саен 15 мең сум стипендия түләү әйбәт бит. Моның өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт.
Укытучыны кайдан табарга?
Илсур Һадиуллин, Татарстан мәгариф һәм фән министры:
– Кызганыч, укытучылар кытлыгы һаман да бар. Аны бер ел эчендә генә хәл итеп бетереп булмый. Безнең максат – яшь укытучыларны хезмәт хакы белән тәэмин итү. Без әлегә аларның ихтыяҗ, өметләренә туры килә алырлык акча тәкъдим итә алмыйбыз. Моның буенча эшлибез. 200 укытучыга унар мең сум күләмендә грантлар бирелә. Яшь укытучыларга өстәмә түләү бик күп түгел, ул – 2510 сум. Аның белән генә кызыксындырып булмый. Грантларны арттырырга тиеш булабыз. Мәктәпләрдә профильле сыйныфлар ачтык. Анда 6 мең бала белем ала. Алар, вузда укып, мәктәпләргә кайтыр, дип өметләнәбез. Өлкәннәрне, киткән укытучыларны кире чакырабыз. Югары уку йортларының башка бүлеген тәмамлаучыларны да көтәбез. Без аларга ел дәвамында төрле курслар үткәрәбез. Гомумән алганда, кадрларга ихтыяҗ урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар, кадрларны яңадан әзерләү хисабына хәл ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез