Кадыйровның улы Рөстәм Миңнехановка: “Чечня башлыгы Татарстанның казанышлары белән горурлана”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасының физик культура һәм спорт министры, 19 яшьлек Әхмәт Кадыйров белән очрашкан. Министр республика башлыгы Рамзан Кадыйровның төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрне югары бәяләвен һәм Татарстан белән горурлануын белдергән. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татарстанга һәрбер сәфәр аерым бер шатлык китерә, һәм без, түземсезләнеп, яңа очрашулар көтәбез. Минем әтием – Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Әхмәт улы Кадыйров Сезгә карата бик яхшы мөнәсәбәттә, Сезне дусты һәм туганы дип саный. Форсаттан файдаланып, Сезгә һәм халкыгызга сәламләү, ихтирам сүзләрен тапшырасым килә. Ул үзара мөнәсәбәтләрегезне һәм Татарстан халкының казанышларын югары бәяли”, – дигән Әхмәт Кадыйров.

Аның әйтүенчә, моңа кадәр төбәкләр төрле өлкәләрне, шул исәптән физик культура һәм спорт өлкәсен үстерү буенча үзара файдалы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган.
Татарстан Рәисе, үз чиратында, министрга визиты өчен рәхмәт белдергән. Ул шулай ук Чечнядәге коллегасына сәламләү тапшырып. төбәкләрнең хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләренә аерым игътибары өчен рәхмәт белдергән. “Безгә күбрәк аралашырга, күбрәк очрашырга кирәк”, – дип йомгак ясаган сүзенә Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез: Әхмәт Кадыйровны Чечнянең спорт министры вазыйфасына 2024 елның 21 маенда билгеләгәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре