Газетага язылу

Кафе-рестораннарда фри бәрәңгесе һәм майда кыздырылган башка ризыклар юкка чыгарга мөмкин

Иҗтимагый кулланучылар оешмасы Премьер-министр Михаил Мишустинга җәмәгать туклануы оешмаларында фритюрдан файдалану һәм сохаридә, башка продуктларда әвәләнгән ризыкларны кыздыруны чикләү тәкъдиме белән хат җибәргән. Бу хакта «KazanFirst» «Коммерсантъ» мәгълүматларына таянып яза.

Оешма майда кыздыру урынына газ мичендә яки конвекция ярдәмендә пешерүне тәкъдим итә: май да азрак кулланылачак, ризыкны әзерләү температурасы да түбәнрәк булачак, димәк, канцерогеннар барлыкка килү куркынычы кимиячәк.

Ярымфабрикатларга да «эләгергә» мөмкин. Оешма әгъзалары фикеренчә, әвәләнгән  продуктларны фритюрда әзерләүне һәм мондый ризык белән балаларны тукландыруны тыярга кирәк.

Моннан тыш алар ризыкны әвәләү өчен кулланыла торган продуктның иң кулай составын һәм рецептын билгеләүне, мондый продукцияне тиешенчә маркировкалауны тәкъдим итә.   

Кафе-ресторан хуҗалары башлангыч белән танышкан да инде.  Алар яңа чикләүләрнең аш-суның үзкыйммәтен арттырачагы, сатып алучыларның кесәсенә «сугачагы» турында кисәткән.

Хәзерге вакытта мөрәҗәгатьне Россия Авыл хуҗалыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларында өйрәнәләр. Алар үзләренең бәяләмәләрен әзерләргә тиешләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре