Кайда чиста? Татарстан экологлары республикадагы чисталыкны тикшерә

Бар да үзебездән тора. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков журналистлар белән очрашуда бу сүзне еш кабатлый. Ә бит уйлап карасаң, чынлап та шулай. Табигатьне без, кешеләр, үзебез ямьсезлибез! Кулыбыздагы чүпне тиешле урынга атмыйбыз, контейнерга барып җитә алган кеше сирәк. Ә машинада барганда, калдыклар тәрәзәдән генә оча. Хәтта урман-суларны да пычратырга өлгерәбез.

Чистартучы бар

Узган атнада урманга җиләккә машинасына утыртып алып барган абзыйның шушы сүзе сискәндереп җибәрде. Машинасында күп еллар экология темасын кайгыртып йөрүче кеше барын белмәде, ахры, бу абзый. Судан бушаган шешәләрне, бит-кулларны сөрткән салфеткаларны урман авызында калдырырга кушты. Бар чүпне җыеп, кулыма тоттым. «Бер син генә бөтен дөньяны чистартырсың инде! Алай оста булгач, безнең авыл янындагы күлдән дә чүп җый син. Язын ташу вакытында бөтен кеше чүп-чарын суга гына агызып җибәрә», – диде ул миңа. Мин дәшмәү ягын карадым. Беренчедән, белгән җирем түгел, икенчедән мин монда кунак кына. Абзый әйткән күл яныннан да уздык без. Тирә-ягы чиста. Баксаң, өмә ясап җыештырганнар икән.

Казансу елгасы күпкә бәхетле. Аны ичмасам гел чистартып торалар. Шушы көннәрдә Казансуны чистартуга юнәтелгән  «Ирекле агым» экологик  проект үз эшен дәвам итте.  Әлеге проект Экология министрлыгы һәм Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге тарафыннан башкарыла. Аның максаты – Татарстандагы елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту. Казансуны 2022 елда да тикшергәннәр иде инде. Ул чакта елгага зыян салучы факторлар барлыгы ачыкланган. Суда терлекчелек калдыклары табылган иде.

– Су объектларының экологик торышын яхшыртуга юнәлдерелгән эшләрне дәвам иттереп, 2023 елда «Ирекле агым» проекты старт алды. Бу проект – Казансуны тернәкләндерү буенча зур эшебезнең бер өлеше, – ди министрлыкның су объектларын саклау бүлеге башлыгы Вячеслав Долгов. – Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге белән бергә без инде икенче ел елгадагы чүпне, ауган агач-куак калдыкларын, җимерекләрне җыябыз.

Сүз уңаеннан, узган ел Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге көче һәм волонтерлар тарафыннан  агач  ауган 25 урын  чистартылган. Бу – 1700 куб.м агач дигән сүз. 1200 тонна агач һәм 480 капчыктан артык чүп чыгарылган.

– Судагы ауган агачлар кечкенә суднолар өчен куркыныч тудыра. Алар балыкларның табигый яшәү шартларын боза. Шулай ук елгага агып кергән көнкүреш калдыкларын җыеп, су агымының тизлеген киметә. Ә бу исә суның ләмләнүенә китерә, – ди Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков. – 2023 елда без судан 25 ауган агач өемнәрен чистарттык. Аларның иң зурысының биеклеге өч метр, ә киңлеге җиде метр тәшкил итте. Чистартудан соң елга яңа сулыш алды.

Суда – «Фламинго»

Татарстан сулыкларын «Фламинго» фәнни-тикшеренү корабы ярдәмендә  тикшерәләр.

– Әлеге комплекс суның сыйфатын оператив контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Аның үзенчәлеге шунда: хәрәкәт барышында ул суның берьюлы 16 параметрын үлчи.  Суднога керүгә, елгадан су алына һәм «Фламинго» химия лабораториясенә тапшырыла. Аннары анализ ясыйлар. Координаталарга бәйләп алынган барлык нәтиҗәләр геомәгълүмат системасына картага төшерелә. Шул мәгълүмат онлайн режимда экология министрлыгына җентекле анализ өчен тапшырыла. Шушы көннәрдә Казансу елгасын тикшердек. Анда пычраткыч матдәләрнең артып китүе ачыкланмады, – дип аңлата NAECO компаниясе төркеменең «Суднолы табигатьне саклау комплекслы системалары» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Булыгин.

Әлеге судно нефть продуктлары, аммоний, хлорид, бакыр, марганец, цинк ионнары, фенол, водород күрсәткече, су температурасы, аерым электр үткәрүчәнлеге, үлчәү матдәләре, сулык тирәнлеге, нефть элпәсе, эрегән кислород концентрациясе кебек параметрлар буенча сулыкларны өзлексез рәвештә автомат режимда тикшерү өчен приборлар базасы белән җиһазландырылган.

Машина зыяны

Татарстанда 30 сентябрьгә кадәр «Чиста һава» операциясе дәвам итәчәк. Ул Татарстанның Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә оештырыла. Бер ай эчендә 992 автотранспорт тикшерелгән. Шуларның 32сендә һавага зыян салучы матдәләрнең артып китүе ачыкланган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Чиста һава» операциясе Татарстанда 1983 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2024 елда «Чиста һава» инде 42 тапкыр үтә һәм быел инспекторлар 6 меңнән артык автомобильнең газ чыгару чисталыгын тикшерергә планлаштыра.

САН

2023 елда 6886 автомашина тикшерелгән. 184 автомашинада һавага зыян салучы матдәләрнең нормаларыннан артып китүе ачыкланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре