Газетага язылу

Кайда чын? Кайда ялган?

Кайда чын? Кайда ялган? Бүген бу сорауларга җавап табу шактый авыр. Социаль челтәрләрдән башы чыкмаганнарга бигрәк тә. Анда бар да матур! Анда кешеләр күпкә бәхетлерәк, баерак, уңышлырак. Ә чынлыкта ничек соң? Бу «идеаль тормыш»ка кызыгу гап-гади тормыш белән яшәүчеләргә нинди зыян сала? Ә идеаль булырга тырышучыларга?

Кайда чын? Кайда ялган?

 

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә практик психолог Зәйтүнә Әхмәтҗанова ярдәм итте.

– Ни өчен кеше социаль челтәрләрдә бәхетлерәк, баерак, матуррак булып күренергә тырыша?

– Моның сәбәбе бик тирән һәм күпкырлы. Бу күренеш электән килгән гадәтләргә дә барып тоташа: соры көндәлек тормыштан читләшү өчен, кешеләр романтик, идеаллаштырылган геройлар турында китаплар укыган, соңрак  затлы тормышта яшәүче геройлар турында фильм-сериаллар караган. Бүген исә шул ук матурлык һәм идеаль тормышны без социаль челтәрләрдә эзлибез. Матур тормышка кызыгу безнең табигатебездә бар, ә социаль челтәрләр аша аны күзәтү бик җиңел. Кешеләр идеаль тормышка соклана, чөнки ул кырыс чынбарлыктан, проблемалардан вакытлыча гына булса да аерылып торырга мөмкинлек бирә.

Асылда, бик бай һәм бәхетле кеше үз тормышын бөтенләй күрсәтми. Аның моңа вакыты да булмаска мөмкин. Социаль челтәрләрдәге «матур тормыш»ны еш кына блогерлар, инфлюенсерлар, төрле өлкә белгечләре күрсәтә. Алар өчен бу – шәхси бренд, бизнес, маркетинг коралы. Алар шушы образ аша үз товар-хезмәтләрен сата.

Аннан соң, социаль челтәр ул – безнең заман фотоальбомы. Ә фотоальбомга без һәрвакыт иң уңышлы фотоларны гына куябыз. Чөнки матур чыккан сурәткә карыйсы килеп тора. Тагын бер сәбәбе – күпләр эчке ихтыяҗларын шушы «уңышлырак» һәм «матуррак» образ аша канәгатьләндерә. Адәм баласына игътибар, комплиментлар, соклану, танылу кирәк бит.
– Социаль челтәрләрдә башкаларның менә шундый матур тормышын күзәтү гап-гади тормыш белән яшәүче кешеләргә зыян саламы?

– Матур тормышны күбрәк хатын-кызлар эзли. Бу табигый дә: алар эмоциональрәк, башкалар фикеренә сизгеррәк. Шуңа күрә социаль челтәрләр аларда үз тормышлары, тышкы кыяфәтләре, тормыш иптәшләреннән канәгатьсезлек хисе барлыкка китерергә мөмкин.

Психологиядә экрандагы мәгълүматны («тасма», сайт, чат, фотолар) бертуктаусыз карап торуны «скроллинг» дип атыйлар. Башта ул күңелне ял иттергән кебек тоела, ләкин бераздан стрессны арттыра, борчуларны көчәйтә, хәтта бәйлелек формалаштыра. Ә бәйлелекнең нәтиҗәсе гади: чын тормыштан качу, чынбарлыктагы проблемаларны күрмәү һәм хәл итмәү. Моннан тыш, башкаларның «идеаль» тормышын карап тору кешене депрессиягә дә китерергә мөмкин.

– Ә экранның теге ягындагылар өчен бу куркынычмы? Кешеләр социаль челтәрләрдә үз-үзләре булудан туктый бит. Менә бу кылану нәрсәгә китереп чыгарырга мөмкин?

– Чыннан да, кайберәүләр социаль челтәрләрдәге образларына шулкадәр кереп китәләр ки, хәтта үзләренең кемлеген оныталар һәм чын тормыш белән элемтәләрен югалталар. Алар һәр мизгелне «Ничек фотога төшерергә?» яки «Ничек сториска куярга?» дип уйлап үткәрәләр. Шулай итеп, кеше чынбарлыкта һәм чын мизгелләр белән яши алмый торганга әйләнә.

Тагын бер нәрсә бар: кеше социаль челтәрләрдә уңышлы, матур, бәхетле тормыш образы җимерелүдән курка башлый. Без бит инде беләбез: идеаль тормыш беркемдә дә юк. Һәм кешенең башына шундый уй килә: «Минем чын тормышым андый түгел, кеше моны белсә, миннән күңелләре кайтачак». Нәтиҗәдә бу куркуга, эчке киеренкелеккә илтә.

– Шул ук йөз-кыяфәтне матуррак итеп күрсәтә торган битлекләрне (маска) гына алыйк. Күбрәк хатын-кызларга кагыла инде бу. Алар бит битлек белән матурланган кыяфәтләренә ияләшә, тик көзгедә бөтенләй башка кешене күрә. Димәк, аларның да йогынтысы бар?

– Хатын-кызларда «уңыш» төшенчәсе күбрәк «матурлык»ка бәйле. Зифа буй-сын, матур образ, модага туры килә торган кием. Шуңа күрә хатын-кызлар еш кына социаль челтәрләрдә мөмкин кадәр матуррак, яшьрәк булып күренергә омтыла.

Әмма битлекләргә килгәндә, моның ике ягы бар. Хатын-кыз үзенең табигый кыяфәтен кабул итә икән, ул фильтрларны бары тик бер «тренд» буларак кына куллана. Ә менә фильтрларны, битлекләрне даими һәм өзлексез куллану еш кына үз-үзеңнән канәгать булмау, тирән рухи киеренкелек кичерү турында сөйли. Нәтиҗәдә, кеше табигый кыяфәтен кабул итә алмый башлый, аның үзбәясе төшә, «реаль мин» һәм «виртуаль мин» арасындагы аерма арта.

– Иң аянычы – кечкенә кызлар да шул «матур тормыш»ка кызыга бит. Социаль челтәрләрдә утыру кыз балалар өчен зыянлырак, дип әйтә алабызмы?

– Психикасы әле формалашып кына килгән кызлар һәм малайлар социаль челтәрләрдәге тормышны чынбарлык дип кабул итә. Иң куркынычы шундый тормыш турында хыяллану түгел. Иң куркынычы – аларның үз тормышларын шул «картинка» белән чагыштырып, үз дөньяларын начаррак дип уйлый башлавы.

Ә бит 8–10 яшьлек бала модель, блогер, «йолдыз» тормышының нәрсә икәнен, экрандагы матурлыкның ничек барлыкка килүен, аның ясалма булуын белми. Ул күргәненә ышана. Шуна күрә кечкенә яшьтә социаль челтәрләрдә озак утыру, чыннан да, зыянлырак. Бу кыз бала өчен генә түгел, малайлар өчен дә шулай. Чөнки монда җенес түгел, ә яшь роль уйный.

Минемчә, балалар бу яшьтә социаль челтәрләрдә бөтенләй булырга тиеш түгел. Булсалар да, әти-әни баланың нинди видеолар каравын, нәрсәгә кызыгуын, нинди образларны үзенә үрнәк итеп алуын игътибар белән күзәтергә тиеш. Вакытны чикләү дә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре