«Ватаным Татарстан» газетасы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан уздырган «Каюм бабай дәресе» бәйгесенә йомгак ясады.
Укытучылар, тәрбиячеләр – мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар арасында узган әлеге бәйге «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы теләктәшлегендә үткәрелде. Ике номинациядә уздырылган бәйгегә бер ай эчендә йөздән артык иҗат эше килеп иреште. Катнашучыларның иң күбе Каюм Насыйриның туган ягы Яшел Үзән районыннан. Бөек якташларының мирасын саклаучы, аның үгет-нәсыйхәтләрен үз эшләрендә файдаланучы яшелүзәнлеләргә мактау сүзләре җиткерү дә урынлы булыр.
Җиңүчеләрне котлар өчен мәртәбәле кунаклар да килде. Кунакларны Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде. «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин исә бәйгедә катнашучыларның шаккатыруын яшермәде.
– Бу кадәр кыска вакыт аралыгында бәйге турында мәгълүмат укучыларыбызга барып ирешерме, бәйгедә катнашучылар булырмы, дип борчылган идек. Шөкер, редакциягә бер-бер артлы иҗат эшләре килә башлады. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт! – диде ул.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Лилия Сәхбиева бәйгенең өстенлекләрен дә билгеләп китте.
– Беренче тапкыр узган бу бәйге зур күрсәткечләре белән сөендерде. Татар телен үстерүдә тагын бер зур, нәтиҗәле эш булды. Бу бәйгедә башлаган эшләрегезне тагын да зуррак бәйгеләргә җибәреп, Каюм Насыйри исемендәге премиягә дә дәгъва кыла аласыз, – дип, җиңүчеләребезне яңа үрләргә рухландырды.
Укучыларыбыз хәтерлидер, бәйге ике номинациядә уза дип, һәрдаим исегезгә төшереп тордык. «Каюм Насыйри эзләреннән» номинациясенә укытучылар һәм тәрбиячеләр, Каюм Насыйри хезмәтләрен файдаланып, билгеле бер чара уздырырга һәм ул чарадан видеоязма әзерләргә тиеш булды. Бу юнәлештә җибәргән иҗат эшләре арасында «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле мәгариф комплексы укытучылары Рамил Ханнанов һәм Нариман Фәхрисламов – җиңүчеләрнең берсе. Гомумән, әлеге белем йорты мөгаллимнәре бәйгебездә бик актив катнашты. Чараны уздырырга ярдәм күрсәткәннәре өчен белем йорты җитәкчелегенә, шулай ук бүләкләү тантанасында катнашкан укучыларга «ВТ» газетасы редакциясе олы рәхмәтен белдерә!
«Каюм Насыйри һәм тәрбия» номинациясендә тәрбиячеләр арасында җиңүче, Арча районы Мөндеш авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Рокыя Шәкүрова бәйгегә иҗат эшен юллаганда җиңүгә бөтенләй өмет итмәгән. Утыз дистә елга якын тәрбияче булып эшләсә дә, бәйге өчен бөек мәгърифәтченең хезмәтләрен тагын бер кат өйрәнергә туры килгән.
– Иҗади яктан килергә кирәк бит! Без, кечкенә генә авылларда хезмәт куючы тәрбиячеләр, шәһәрдә бөтенләй башка мөмкинлекләрдә эшләүче коллегалар белән көч сынаша алмыйбыздыр кебек иде. Бәяләгәнегез өчен бик зур рәхмәт! Төрле яшьтәге малай-кызлардан торган җылы, тату төркемнең тәрбиячесе булып эшлим, – дип уртаклашты ул. – Безнең гаиләдә – 17 бала. Сабыйларыбыз төрле яшьтә булгач, төрле тәрбияви чараларны да аларның яшь үзенчәлеген истә тотып уздырырга туры килә. Каюм Насыйри әсәрләрендә исә аларның һәркайсына җим җитәрлек. Уйладык та, мавыктыргыч дәрес-тамаша оештырдык. Могҗизалы сәяхәттән кайтканда һәр баланың кулында матур-матур рәсемнәр белән бизәлгән, Каюм Насыйриның канатлы сүзләре язылган китаплар иде. Үзебез дә, балалар дә канәгать калдык бу бәйгедән!
Кайбыч районының Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы Алмаз Җиһаншин исә шул ук номинациядә укытучылар арасында җиңүче булып танылды. Алмазның бәйгегә җибәргән эшен барлык жюри әгъзалары да билгеләп үтте. Авыл кайда да, без кайда, дип тормаган. Җиңүне дә төп максат итеп куймаганнар, катнашуның да өстенлекләре күп, үзе бер үсеш, тәҗрибә дип, тәвәккәлләгәннәр. Каюм Насыйриның мирасын татар һәм рус телләре, әдәбиятлары дәресләрендә куллану табигый кебек тоелса, физика укытучысы өчен бераз башка төрле материал эзләргә туры килгән.
– Минем язма эшем Насыйри нәсыйхәтләрен физика һәм информатика дәресләрендә куллану тәҗрибәм турында. 15 ел дәвамында аның идеяләрен яңа технологияләр белән бәйләп укытуның нәтиҗәле юлларын табарга тырышам. Ә ул очы-кырые булмаган галәм кебек. Күпме генә өйрәнсәң дә, Каюм Насыйриның иҗатын, тәрбияви мирасын яңа яктан ачасың. «Кабуснамә», «Китаб әт-тәрбия» китаплары күптән минем өстәл китабыма әверелде. Аларга нигезләнеп, бик күп ачык дәрес, тәрбия сәгатьләре уздырдым, – дип сөйләде ул. – Авыл укытучысы бәйгесендә катнашкан идем. Андагы темаларның да берсе Каюм Насыйриның 200 еллыгына бәйле иде. Анда әзерләнгәндә туплаган материалларны да кулландым. Балалар да бик кызыксынып кабул итә, шунысы да бик сөендерә.
«Әй, угыл, балаларга тәгълим бирсәң, кечерәк вакытта бик иҗтиһад кыйл, ...чыбыкны нечкәрәк чагында бөгү уңайракка киләдер», – ди Каюм бабай «Китаб әт-тәрбия» китабының утыз дүртенче тәрбиясендә.
Хөрмәтле тәрбиячеләр, укытучылар, остазлар! «Ватаным Татарстан» газетасы уздырган бу бәйге кысасында балалар өчен оештырган мәгънәле чараларыгыз, тәрбия дәресләрегез яшь буынны тәрбияләүдә тагын бер күркәм истәлек булып хәтердә калыр дип ышанабыз.
Җиңүчеләр исемлеге
«Каюм Насыйри һәм тәрбия» номинациясе
Укытучылар
I урын – Алмаз Равил улы Җиһаншин (Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди ис. Кошман мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы)
II урын – Хәмидуллин Данис Мәхмүт улы (Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы)
III урын – Гыймазова Фирдания Хәсбәтулла кызы (Мамадыш районының Кече Кирмән авылы мәктәбенең география укытучысы)
III урын – Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы (Актаныш «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе)
Махсус бүләк
Салихҗанова Илмира Локман кызы (Казанның 141 нче гимназиясе)
Хамаева Гөлфинә Әзһәр кызы (Минзәлә шәһәре 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы)
Тәрбиячеләр
I урын – Шәкүрова Рокыя Сәүбән кызы (Арча районының Мөндеш авылы балалар бакчасы тәрбиячесе)
II урын – Мөхәммәтҗанова Сөмбел Мөхәммәт кызы (Казан шәһәре Киров районы МАМББУ «2 нче билингваль балалар бакчасы» мөдире)
III урын – Кәримова Алсу Әнәс кызы (Казан шәһәре Совет районының «119 нчы катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм белем бирү балалар бакчасы»)
Махсус бүләк:
Варисова Илзия Илшат кызы (Алабуга шәһәренең 35 нче «Ләйсән» балалар бакчасы)
Мостафина Гөлфия Вазыйх кызы (Казан шәhәренең «338 нче балалар бакчасы»)
«Каюм Насыйри эзләреннән» номинациясе
Ханнанов Рамил Гомәр улы һәм Фәхрисламов Нариман Салават улы (Казан шәһәре «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле мәгариф комплексы)
Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы (Арча районы «Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе»)
Рәфыйкова Ләйсән Рәшит кызы (Казанның 16 нчы татар-инглиз гимназиясе)
Гөлнара Зөфәр кызы Рахманова (Яшел Үзән районының «Гомуми төрдәге №6 «Елмаю» балалар бакчасы, татар теле тәрбиячесе)
Гатина Рәзинә Надир кызы (Питрәч районы Көек авылы 3 нче номерлы «Елмаю» билингваль балалар бакчасы»)
Махсус бүләк
Полякова Гөлүсә Зөфәр кызы (Түбән Камадагы Кол Гали исемендәге милли китапханә)
Гәрәева Лилия Идрис кызы (Казан шәһәре «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле мәгариф комплексы)
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез