Кама Тамагына тагын лачыннар кайтты

Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы “Кызыл китап”ка кертелгән кошларны кайтару буенча уникаль проектның өченче этабын башлап җибәрде. Кичә Кама Тамагы районына тагын сигез лачын-балобан баласы җибәрелде. Алар арасында – Татарстанда 50 елга беренче тапкыр туган ике кош һәм Мәскәү астындагы «Сапсан»питомнигыннан алты кош баласы бар.

Чарада Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Ольга Манидичева да катнашты.
– Бу этапның үзенчәлеге шунда – Кама Тамагына үзебездә яшәүче кошларның балаларын да җибәрдек. Алар Казан зооботаника бакчасындагы кошлардан туды, – ди министр урынбасары. – Лачын балаларына нибары 20-30 көн генә. Аларны баштарак ясалма ояга күчерәчәкләр. Лачын балаларын ашатачаклар һәм аларны урнаштырылган видеокамералар ярдәмендә күзәтәчәкләр. Әлеге проект "СИБУР" компаниясенең грант ярдәме, шулай ук Россия Табигать министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Ул “Экологик иминлек" илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Кама тамагында зур лачын тавышлары ишетелгән дә инде. Белгечләр, аларның кышлап кире кайтканнарына сөенә.
– Моннан 50 ел элек лачын-балобан оясы урнашкан Идел-Кама тыюлыгы территориясендә бу популяцияне тагын да торыгызрга кирәк, – ди Идел-Кама тыюлыгы директоры Ян Мурзаханов.

Исегезгә төшерәбез, проект СИБУР компаниясенең грант ярдәме белән «Яхшы эшләр формуласы» программасы аша гамәлгә ашырыла.

Моңа кадәр соңгы ике ел эчендә Кама Тамагы районына 16 кош чыгарылган.

Белешмә: лачын-балобан Россиянең һәм Татарстанның “Кызыл Китап”ларына кертелгән сирәк төр кош. Татарстанда аларның соңгы оя коруы 1974 елда Идел-Кама тыюлыгының Саралы участогы территориясендә теркәлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект автор милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре