Бүген Камал театрының яңа бинасында беренче спектакль уйналачак. Ә яңа бинада тәүге премьераны төрек режиссеры Мостафа Курт тәкъдим итәчәк. Бу хакта театрның яңа проектларына багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Премьера 21-23 мартка билгеләнгән. Мостафа Курт Гүнгәр Дилмәннең «Тере маймыл рестораны» пьесасы буенча «Сары елга» спектаклен тәкъдим итәчәк. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, спекталь универсаль залда куелчак. «26 мартта без зур сәхнәдә «Зәңгәр шәл»не куячакбыз. 27 мартта шунда ук «Тантана» театраль премияләрен тапшыру тантанасы узачак. 28е янәдән «Зәңгәр шәл», - диде ул.
Мартта тагын бер премьера көтелә. Анысын - «Мең дә бер кичә» спектаклен ГИТИС тәмамлаган режиссер Данна Афаунова әзерли. Премьера 30 һәм 31 мартка тәгаенләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез