Камал театрының яшь актрисасына мактаулы исем бирелгән

Г.Камал исемендәге театр актрисасы Гүзәл Гюльвердиевага театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хактагы указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган. 

Әлеге хәбәр белән театр матбугат хезмәте уртаклаша.

Гүзәл «Ситса туй», «Хуш, авылым», «Мәңгелек буран», «Галиябану» кебек спектакльләр аша танылды. Актрисаны мактаулы исем алуы белән тәбрик итәбез!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре