27-30 август көннәрендә Казанда глобаль яшьләр саммиты уздыру яшьләрнең хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү өлкәсендә алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу өчен бик яхшы мөмкинлекләр бирәчәк.
Камерунның яшьләр эшләре министры Футсу Мунуна шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, яшьләргә кешелек алдында торучы күп кенә проблемаларны хәл кыла алырдай көч буларак карарга кирәк.
 Камерунның үзенә килгәндә, илдә яшәүчеләрнең 60%ы – яшьләр. Шуңа күрә 2004 елда анда яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче хөкүмәт департаменты булдырылган. Моңа өстәп, яшьләр эшмәкәрлегенә, ватанпәрвәрлек кыйммәтләренә, дөрес тәрбиягә юнәлдерелгән берничә дәүләт программасы, проект эшләп килә.
Футсу Мунуна билгеләп үткәнчә, саммитта ул яшьләр эшмәкәрлегенә, миграция һәм мәдәниятләр арасындагы элемтәләргә багышланган чыгыш ясаячак.
 Исегезгә төшерәбез: 27-30 август көннәрендә Казан глобаль яшьләр саммиты белән беррәттән, Яшь дипломатларның V глобаль форумы (Россия Тышкы эшләр министрлыгының яшь дипломатлар советы оештыра) да уздырылачак. Анда дөньяның төрле почмакларыннан җыелган яшь дипломатлар цифрлы өлкә, мәдәният, климат өлкәләрендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре, перспективалар буенча фикер алышачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез