Газетага язылу

Кан тамырын «ашый»: табиб картаюга, шикәр чиренә китерүче ризыкны атады

Йомырка калҗасын чистартылмаган көнбагыш маенда әзерләү хуҗабикәләрнең бик зур хатасы булып тора. Гастроэнтеролог Диләрә Лебедева үзенең телеграм-каналында шул хакта язган, дип хәбәр итә «Российская газета».

«Исле май, кыздырганда, вакытыннан алда картаюга, ялкынсынуларга, кан тамырлары авыруларына һәм шикәр чиренә китерердәй матдәләр бүлеп чыгара», – дип билгеләп үткән табиб.

Аның әйтүенчә, мондый үсемлек мае 107 градуслы температурада яна башлый, һәм анда Омега-6 күп.

«Омега-6 хроник ялкынсынуга китерә. Ә бу исә калкансыман бизгә, эстроген, прогестерон гормоннарына  бик нык «сугуны» аңлата», – дип язган табиб.

Белгеч шулай ук кукуруз, рапс, җитен һәм зәйтүн майларын кыздырмаска киңәш иткән. Аның әйтүенчә, кыздыру өчен иң әйбәт майлар – читартылган үсемлек мае, кокос мае, каз-үрдәк майлары.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре